Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанның хәләл ашату буенча тәҗрибәсе 2018 елдагы дөнья чемпионатында файдаланылачак

Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручылар хәзер мөселман булган тамашачылар һәм уенчыларны ашатуны оештыру мәсьәләсен карый. Казанда узган KazanSummit 2017 форумы вакытында Ростуризм җитәкчесе Николай Королев хәбәр иткәнчә, мөселманнарны ашатуны оештыру өлкәсендә Казан тәҗрибәсе дә файдаланылачак "Казанда мондый дәрәҗәдәге чараларны оештыру тәҗрибәсе бар инде. Сочидагы тәҗрибә дә...

Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручылар хәзер мөселман булган тамашачылар һәм уенчыларны ашатуны оештыру мәсьәләсен карый. Казанда узган KazanSummit 2017 форумы вакытында Ростуризм җитәкчесе Николай Королев хәбәр иткәнчә, мөселманнарны ашатуны оештыру өлкәсендә Казан тәҗрибәсе дә файдаланылачак

"Казанда мондый дәрәҗәдәге чараларны оештыру тәҗрибәсе бар инде. Сочидагы тәҗрибә дә бу юнәлешләрнең уңышлы оештырылганлыгын күрсәтте", - диде Н.Королев.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үз чиратында Казанда мөселман илләреннән килгән кунакларга хезмәт күрсәтүнең җайга салынганлыгын билгеләп үтте. "Универсиадада без аерым фудкортлар ясадык һәм анда хәләл ашату блогы бар иде. Кунаклар кабул иткәндә дә, хәләл ризыклар белән сыйлыйбыз. Гомумән алганда, монда куркырлык нәрсә юк. Бары тик берничә гади стандартларны һәм кагыйдәләрне генә үтәргә кирәк. Без бу технологияләр белән уртаклашырга әзер", - диде Иванов.

"Спутник-спорт энд бизнес тревел" президенты Илдар Мусин мәгълүматларына караганда, стадионнардагы ашату өчен "Шоколадница" төркеме җаваплы. "(Хәләл ашатуга кагылышлы - ТАСС иск.) мәсьәлә анда 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле бөтен объектларда үзәкләштереп куелган", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев