Казанда 13 яшьлек мәктәп укучысы тәрәзәдән егылып төште
Ул егет өчен сыйныфташы белән талашкан.
Казанның 129нчы мәктәбендә гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Өченче кат тәрәзәдән 13 яшьлек кыз бала егылып төште. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул дәрес вакытында сыйныфташ кызы белән егет өчен талашып китә.
Бәхеткә, кыз исән. Ул кар көртенә егылып төшә. Урынга ашыгыч ярдәм хезмәте, хокук сакчылары килеп җитә. Укучының башына зыян килә. Ул уртача авыр хәлдә, аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр итә балалар республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев