Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көчле ханым

Пермь өлкәсендәге Жуланово поселогында бер хатын, күршеләренең баласын янгыннан коткару өчен, куллары белән тәрәзәдәге тимер рәшәткәне каерып алган. Күршеләрнең өе яна башлагач, 53 яшьлек хатын шунда таба йөгергән һәм тәрәзәдән чыгарга теләгән җиде яшьлек малайны күреп алган.

Өй эчендә инде ут ялкыннары күренгән. Ханым куллары белән рәшәткәнең юан чыбыкларын каерган һәм малайны үлемнән коткарган. "Шундый көч каян килгәндер - белмим. Соңрак шулай бер чыбыкны каерып карадым, селкетә дә алмадым", - дигән ханым. Малайның әнисе, баласын өйдә бикләп калдырып, эш белән шәһәргә киткән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев