Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыдан үч алу теләге белән янды ул, аның урындыгына яшерен генә кнопка куйды

Ярты гасыр элек булган үсмер чак вакыйгалары искә төште әле. Җиденче класста укыган чак. Безне тарихтан үзен хәрбиләрчә төгәл тоткан, гел пөхтә костюм-чалбардан, галстуктан йөрүче абруйлы укытучы абый укыта иде. Аны колхозга партоешма секретаре итеп билгеләделәр. Алмашка үзебездән әз генә олырак булган яшь укытучы кыз – Рузаля апа килде.

Классыбызда әйдәп баручы, яхшы билгеләренә генә укучы, үзенчә дәрәҗәсе-авторитеты булган яшьтәшебез бар иде. Бер дәрестә Рузалия апа дәрес материалын йомшак итеп җавап биргәне өчен аңа “3”ле билгесе куйды. Билгеле, классташыбыз бу билгегә бик гарьләнде, укытучыдан үч алу теләге белән янды. Тарих дәресе буласы көнне ул укытучы урындыгына яшерен генә кнопка куйды. Моны без барыбыз да күреп тордык. Ләкин беребез дә аны бу адымыннан туктатмадык. Чөнки коллективизм чире көчле иде. Дөрес юл сайлый белмәү, интеллектуаль һәм эмоциональ мәсьәләләрне хәл итә алмау аркасында классташыбызның сыйфатларын идеаллаштырып, аны адымын хуплап, укытучыга карата гаделсезлек күрсәттек.
Дәрескә кыңгырау шалтырауга укытучы апа класска керде. Өстәл артыннан чыгарып, кнопкалы урындыкка килеп утырды. Рузалия апа “Эх!” – дип тә эндәшмәде, йөзенә бернинди үзгәреш, кәнәгатьсезлек билгеләре чыгармады. Без барыбыз да тын да алмыйча укытучыны күзәттек, бик аптырашта калдык.
Укытучы апа, берни булмагандай, дәресне башлап җибәрде. Узган дәрес темасын искә төшергәч, берничә укучыдан сораулар биреп, өйгә эш итеп бирелгән дәреслек материалын сорады, билгеләр куйды. Контурлы картага үзлектән эш эшләтте. Яңа дәрес темасын атагач, атаклы тарихи шәхесләргә тукталды, мавыктыргыч әңгәмә корды. Барыбыз да укытучы апа сөйләгәннәрне истә калдырырга тырышып, аны игътибар белән йотлыгып тыңладык. Дәрес бик җанлы, кызыклы һәм файдалы узды. Дәрес ахырында апа үзе сөйләгән шәхесләргә характеристика биреп, түбәндәге фикерләрне әйтте: “Бөек кеше генә үч сакламый”, “Бөек кеше генә үзен рәнҗетүчеләрне гафу итә”, “Көчлеләр үз ялгышын таный һәм гафу үтенә”, “Көчсезләр үчле була!”
Барыбызны да иң соңгы җөмлә нык тетрәндерде. Без, кызарынып, бер-беребезгә карадык, үзебезгә урын таба алмый аптырадык. Укытучы апа дәрестән чыгып киткәч тә, сүзсез калып, тәнәфес буе шыпырт кына уйланып утырдык. Безнең барыбызга да укытучы апа алдында искиткеч оят иде.
Ярты гасыр элек булган күңелсез вакыйга өчен, бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып, барыбызга да бернинди ишарәләрсез, гаепләүләрсез гомерлек уңай сабак биргән күркәм холыклы, әдәпле, тыйнак, гадел укытучы апа алдында барлык классташлар исеменнән баш иеп, гафу үтенәм. Йә Раббым, һәркемгә ныклы иман, акыл-хикмәт, тормыш сынауларын үтәргә тиешле сабырлык бир; тәүфыйгыңны киңрәк ач, күңелебезгә рәхмәт орлыклары салып, күңел көзгебезне сафландырып тор; киләчәккә матур өмет-хыяллар, көчле рух һәм ныклы саулык насыйп булсын!

Шәфкать Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар хатларда тормыш сыйныф