Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе һәм Үзәк банк 8,5 процентка кадәр ставка белән бизнеска кредит бирү программасын яңадан башлап җибәрәчәкләр

Эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү, ким дигәндә, март ахырына кадәр гамәлдә булыр дип планлаштырыла.

Корпорация башлыгы Александр Исаевич билгеләп үткәнчә, икътисади шартлар үзгәрүгә карамастан, кредит бирү параметрлары элеккечә калган һәм еллык 8,5%ка кадәр ставканы күз алдында тота.

Программа буенча кредитка бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 60 млрд сум тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшмәкәрләрнең кредит алу гына түгел, элек алынган кредитларны шундый ук шартларда рефинанслау мөмкинлеге дә бар.

Кредит алу өчен корпорация сайтында урнаштырылган вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

2021 елда кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча ташламалы кредитлар күләме 101,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу сумма программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле рекордлы булды һәм 2020 һәм 2019 елларда бирелгән күләмнән өч тапкыр артып китте. 3 меңнән артык эшмәкәр программа буенча ярдәм алды. Искәртеп узабыз, Яр Чаллының 49 компаниясе 2021 елда 1,2 млрд сумлык кредит алган. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев