Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кечкенә татар иле

Бу көннәрдә шәһәрнең беренче татар балалар бакчасы "Көнбагышкай" ачылуга 35 ел тула. Аны 34 ел гомерен Чаллы балаларын тәрбияләүгә багышлаган Гөлия Минһаҗетдинова җитәкли. Ул "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесенә, "Казанның 1000 еллыгы" медаленә, шәһәр хакиме грантына лаек булган. Шушы еллар дәвамында биредә тату, нәтиҗәле эшләүче, балаларга саф татар телендә белем һәм...

Бу көннәрдә шәһәрнең беренче татар балалар бакчасы "Көнбагышкай" ачылуга 35 ел тула. Аны 34 ел гомерен Чаллы балаларын тәрбияләүгә багышлаган Гөлия Минһаҗетдинова җитәкли. Ул "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесенә, "Казанның 1000 еллыгы" медаленә, шәһәр хакиме грантына лаек булган. Шушы еллар дәвамында биредә тату, нәтиҗәле эшләүче, балаларга саф татар телендә белем һәм тәрбия бирүче коллектив туплауга ирешкән.

Юбилей алдыннан үткәннәргә әйләнеп карап, ирешелгән уңышларны барлау, нәтиҗә ясау гадәте бар. Гөлия Миннәхмәтовнаның язмасы шулар хакында.

1979 елда ачылып, 1989 елда Чаллы шәһәрендә иң беренче булып "Татар балалар бакчасы" статусы алган "Көнбагышкай"да бала җанлы, тәҗрибәле тәрбиячеләр генә эшли. Балалар бакчасының горурлыгы, даны һәм абруе алар кулында. Биредә хезмәт куючы педагоглар, тәрбиячеләр барысы да татар милләтеннән.

Бакчада 230 бала тәрбияләнә. 12 төркемнең барысы да татар төркемнәре. Кечкенәләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, әхлак тәрбиясе бирүдә педагогларның тәҗрибәсе зур. Алар тарафыннан бик күп методик күрсәтмәләр, программалар, проектлар эшләнде.

Бакчада аралашу, тәрбия чаралары, нигездә, татар телендә. Шуңа күрә татар балаларына рус теле өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Шулай ук инглиз теленә өйрәтүче ике төркем эшли. Тәрбиячеләр Алия Муллагалиева, Альбина Сәгъдиева, Миләүшә Вәлиева махсус курсларда укып, сертификат алдылар. Бу төркем балалары бәйрәм кичәләрендә 3 телдә - татар, рус, инглиз телләрендә чыгыш ясыйлар.

Соңгы елларда тәрбиячеләргә татар телендә чыгарылган укыту-методик әсбаплар (УМК) ярдәмгә килде. Шулай ук "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау" газеталары, "Мәйдан" журналы да тәрбияченең өстәл китапларына әйләнде.

Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар өчен бакчабызда 3 логопед төркеме бар. Аларда тәҗрибәле белгечләр Гөлнара Миндиярова, Эльмира Гаделшина, Гөлнара Төхбәтуллина эшли. Логопед кабинеты заман таләпләренә нигезләнеп җиһазландырылган. Анда педагоглар индивидуаль һәм фронталь дәресләр үткәрәләр. Уку елы азагында шәһәрара педагогик-психологик комиссия әгъзалары логопед төркемендәге һәр баланың сөйләмен тикшерә. Уңай бәя исә тәрбияче, логопед, ата-аналарның системалы рәвештә эшләү нәтиҗәсе.

Әти-әниләребезгә дә рәхмәт, балаларын бакчага бик теләп китерәләр. Аларның үзебез дә татарча әйбәт белмибез, балабыз туган телебезне өйрәнеп үссен иде, дигән сүзләре йөрәккә сары май булып ята. Әби-бабайлар да бакчага килгәч, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп чыгыйк әле, дип безне шатландыралар.

Бакчада үткәрелгән "Сөмбелә", "Нәүрүз", Сабан туе, Корбан бәйрәмнәре, "Гаилә учагы" һәм башка бик күп чаралар балаларның милли, дини аңын үстерергә ярдәм итә.

10 ел инде "Көнбагышкай"да хәләл туклану оештырыла. Безнең 82нче бакча шәһәрдән, тирә-юнь авыллардан мөселман гаиләләре балалары тупланган бердәнбер бакча. Мөселман гаиләләре күп балалы, тәртипле, гыйлемле булулары, активлыклары белән аерылып торалар. Күбесенең өченче, дүртенче баласы шушы бакчага йөри. Ә менә Гөлназ һәм Руан Мостафиннар инде бишенче балаларын китерделәр.

Балаларны чыныктыру, сәламәтлекләрен ныгыту - бакчаның төп эш юнәлешләренең берсе. Өлкән шәфкать туташлары Фираса Нуретдинова, Антонида Новикова бу өлкәдә бик күп эш алып баралар: ата-аналарга консультацияләр үткәрү, төркемнәрнең чисталыгын тикшерү, прививкалар ясау, тәрбияче ярдәмчеләре белән СанПиН таләпләрен үтәү буенча әңгәмәләр үткәрү һәм башка чаралар авыручы балаларның саны елдан-ел кимүенә китерә.

Яшь белгечебез, дзюдо буенча халыкара спорт мастеры Регина Капаева атнага 3 тапкыр физкультура дәресләре үткәрә, төрле спорт ярышлары, эстафеталар оештыра. Йөзү инструкторы Нәзифә Ханова балаларны судан курыкмаска, йөзәргә өйрәтә. Бассейнга 200гә якын бала йөри.

СанПиН таләпләрен үтәү, азыкны дөрес, сыйфатлы эшкәртү, саклау, сыйфатын даими тикшереп тору, төркемнәрдә балаларны ашату алымнарын дөрес куллану - аларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. 2008 елдан шәһәрара бәйгеләрдә "Балаларны тукландыруны иң әйбәт оештыручы" буларак - 1, 2, 3нче, соңгы өч елда "Иң яхшы пешекче" бәйгеләрендә җиңеп, 1, 2, 3нче урыннарны алдык, бик күп дипломнар, сертификатлар белән бүләкләндек. Бу җиңүләр - өлкән пешекче Илүсә Гыйниятуллина һәм аш бүлмәсе хезмәткәрләренең сыйфатлы эшләү нәтиҗәсе.

Ата-аналарга, хезмәткәрләргә төрле психологик проблемаларны хәл итүдә, бакчада уңай эмоциональ халәт тудыруда психолог педагоглар династиясеннән булган Илһамия Шәрипованың роле зур. Аның әнисе Вәзилә Вәлиева шушы бакчада 40 елга якын музыка белгече булып эшләп, лаеклы ялга китте. Яшь музыка белгечләре Зифа Әмирова һәм Ләйсән Кәримова балаларда музыка эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Лаеклы ялдагы хезмәткәрләребез белән даими очрашып, аларны төрле чараларга чакырып, хөрмәтлибез. Бу очрашуларны бакчаның Фәния Гыйниятуллина җитәкчелегендәге профсоюз комитеты оештыра. Өлкәннәргә алмашка заманча таләпләргә нигезләнеп эшләүче, татар телен камил белүче яшь тәрбиячеләр килә: бакчабызда тәрбия алган Чулпан Әхмәтҗанова, Регина Капаева - остазларның эшен дәвам итүчеләр.

Иң кечкенәләр белән эшләү бигрәк тә күп сабырлык, түземлек таләп итә. 10 елдан артык ясле төркемендә эшләүче Лилия Фәйзрахманованың хезмәте мактауга лаек. Тәрбиячеләр Ландыш Исмәгулова, Рәйханә Хамматова, Гөлнара Сәйфетдинова, Резеда Тимерова, Альфира Әхмәтова, Лилия Гарифуллина сабыйларны туган телдә дөрес сөйләшү серләренә төшендерәләр.

"Көнбагышкай"да дистәгә якын юнәлеш буенча түләүле хезмәтләр күрсәтелә. Балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү, сынлы сәнгать кабинетлары, кышкы бакча, музей бар. Музейда татар мәдәниятен, тарихын, көнкүрешен чагылдырган бик күп экспонатлар урнаштырылган. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музейлар бәйгесендә ул - дипломга, ә музей җитәкчесе Гүзәл Хәкимова Мактау грамотасына лаек булды.

Балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен, программа үтәлешен диагностика нәтиҗәләре күрсәтә. Бик күп еллар безнең бакча балалары 52нче татар мәктәбенә баралар, 29нчы мәктәп белән дә хезмәттәшлек итәбез. Мәктәп белән эш ике арада төзелгән план буенча алып барыла. Һәр әзерлек төркеменә мәктәп укытучылары беркетелә. Алар ата-аналар, бакча коллективы белән очрашып, үзләренең киңәшләрен бирәләр.

Администрация әгъзалары турында да бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтә алам: эш башкаручы Фирдәүсә Сабитова, мөдирнең хуҗалык эшләре буенча урынбасары Гөлназ Хәлимова, кастелянша Рәйсә Сәхипгәрәева, баш хисапчы Илзирә Җамалетдинова - үзләренең вазыйфаларын намус белән башкаручы хезмәткәрләр.

Тәрбияче ярдәмчеләре Марина Федорова, Гөлнур Гарипова, Алсу Галиуллина, Гөлүсә Кәбирова, кер юучы Ирина Григорьева, идән юучылар Сания Мостафина, Гөлшат Габдуллинаның хезмәтләреннән башка да бакча яшәешен күзаллап булмый.

Нәтиҗәле хезмәтебезнең уңышлары да мулдан. "Ел тәрбиячесе" шәһәр бәйгесендә катнашып, тәрбиячеләребез Рузалия Шәрифуллина, Гөлнара Төхбәтуллина - беренче, Гүзәл Хәкимова, Фәния Гыйниятуллина икенче урыннарны алдылар. Альфира Сәхәбиева - "Үз эшенең остасы" номинациясендә, Гөлнара Хәмәтҗанова Автозавод районы буенча җиңү яулады. Җиде педагогыбыз шәһәр хакиме грантына лаек булды. Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләребез дә бик күп. Коллективыбызга өлкән тәрбияче булып тел белгече Флүсә Исламова килде. Алар барысы да әйдәп баручы педагоглар.

Уртак эшебездә һәрдаим шәһәр мәгариф идарәсенең ярдәменә таянып, бердәм бер гаилә булып, гөрләп эшли безнең бакча коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев