Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Күңел" радиосы сәфәргә чыгып китте

«Күңел» радиосы үзенең 25 еллык матур юбилее уңаеннан музыкаль сәфәр игълан итә.

9 июньдә Арча шәһәре стадионына «Күңел» десанты килә. Бу көнне сезнең яраткан алып баручыларыгыз Ришат Хаҗиев, Гөлинә Госамова, Алмаз Хәйртдинов матур шоу-программа әзерли. 

Концерт 9 июнь 18:00 сәгатьтә Арча районы Стадионында оештырыла.

–  Сәяхәтнең максаты – әлеге районнардагы радиотыңлаучыларыбыз белән якыннан танышып, аралашып кайту. Беренче сәфәребезне Арча районыннан башлыйбыз! 

Эстрадабызның популяр артистлары – Ильвира Хәмматова, Наил Әнәсов, Инсаф Мәрданов, Алинә Сәфиуллина, ИлГәрәй, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов һәм радио алып баручылары кич дәвамында сезнең кәефне күтәрәчәк. «Күнел» радиосыннан истәлекле бүләкләр, яраткан алып баручылар һәм артистлар белән фотога төшү – болар барысы да бер кичтә. Сезне көтеп калабыз, – дип сөйләде безгә «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев