Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Күңел" радиосы 20 еллык юбилеен бәйрәм итте

Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында «Күңел» радиосы үзенең 20 еллык туган көнен бәйрәм итте. Бу олуг бәйрәм белән радио хезмәткәрләрен, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Илшат кызы Ногманова да котлады. Коллективка, иҗатларында уңышлар һәм тагын да яңа үрләр, җиңүләр теләде. Күпьеллык хезмәтләре, Яр Чаллыбыз мәдәниятен үстерүгә...

Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында «Күңел» радиосы үзенең 20 еллык туган көнен бәйрәм итте.

Бу олуг бәйрәм белән радио хезмәткәрләрен, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Илшат кызы Ногманова да котлады. Коллективка, иҗатларында уңышлар һәм тагын да яңа үрләр, җиңүләр теләде. Күпьеллык хезмәтләре, Яр Чаллыбыз мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен радио коллективына, алып баручылар: Гөлия Ямалеева, Райнур Вахитов, Зөһрә Сибәгатова һәм радио буенча җитәкче урынбасары Рүзилә Гатиналарга Мактау грамоталары тапшырылды. Зал халык белән тулы иде. Сәхнәдә Яр Чаллы артистлары белән берлектә Казан артистлары чыгышы да яңгырады. Ахырыдан "Күңел" радиосының гимны яңгырады. Аның сүзләрен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разов язган, музыкасын "Казан егетләре" төркеме иҗат иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев