Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кем беренче:Миңнехановмы, әллә Хәбиров?

Татарстан Президенты белән Башкортстан башлыгы Идел буе федераль узышларында җитезлектә сынашканнар.

 Идел буе федераль округы кубогына ралли узышлары узган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитезлектә үзләрен сынап караганнар. Бу хакта Хәбиров инстаграмдагы сәхифәсенә фотосын элгән.Ул болай дип яза:

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды».

Өстәп шуны әйтәсе килә, бу көннәрдә автоузышлар бик популяр. Чаллыда традицион "Салават узышлары' башланды. Ярышлардан җыелган акча сабыйлар йортына тапшырыла. "Салават узышлары"ике көн, 22-23 февральләрдә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев