Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КФУ китапханәсендә уникаль басма табылган

Документны Казахстан фәнни хезмәткәрләре тапкан.

Казахстан фәнни хезмәткәрләре Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә уникаль китап - «Гади казахлар өчен кодекс» әсәренең оригиналын таптылар. Аның авторы - Казахстан әдәбияты классигы Абай Кунанбаев.

«Китап Казанда 1886 елда Император университеты типографиясендә дөнья күргән. Әлеге документның бер өлеше - «Гади казахлар өчен кодекс». Аны казах әдәбияты классигы Абай төзегән», - дип сөйләде кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова.

Казахстаннан фәнни хезмәткәрләргә документтан күчермәсен алырга мөмкинлек бирелде һәм «Кодекс» Абай дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгына юнәлде. Хәзерге вакытка кадәр Казахстанда әсәрнең оригиналын күрмәгәннәр - ул XIX гасырның төрки-татар телендә гарәп графикасы белән язылган.

Китап 1885 елда Семипалатинск өлкәсендә съезд нәтиҗәләре буенча кабул ителгән рәсми документлар җыентыгы булып тора. «Гади казахлар өчен кодекс» кәгазенә 133 елдан артык, шуңа күрә аны ут һәм җылылыктан саклаячаклар, температура һәм дымлылык режимын истә тотып, ябык архивта саклыйлар. «Теләгән һәркем кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә керә алмый, әмма гарәп графикасын укый ала торган укучыларга керү мөмкинлеге бирәбез», — дип сөйләде Эльмира Әмирханова.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188250/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев