Кәгазь 10 сумлыкларны ни сәбәпле кире кайтаралар?
Кәгазь акчалар белән тимерләре дә әйләнештә йөриячәк.
Россиядә ел азагында кабаттан 10 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячаклар. Алар 2000нче елларда кулланышта йөрде. Ләкин, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, тиз тузып, яраксызга әйләнде. Шуңа күрә аларны тимер акчага әйләндерү турында карар кабу ителде. Моннан тыш Үзәк Банкта биш сумлык кәгазь акчалар чыгаруны да яңартып җибәрү мәсьәләсе карала.
Тимер акча чыгару чыгымлы булса да, кулланыш вакыты күпкә зуррак иде. Хәзер исә, технологияләр үзгәрү нәтиҗәсендә, кәгазь акчаларның хезмәт итү срогын 30 процентка арттырырга мөмкин икән.
Кәгазь акчалар белән тимерләре дә әйләнештә йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев