Кәгазь кенәгәләргә көн бетә

РФ Саклык банкы башлыгы Герман Греф гамәлдәге кәгазь хезмәт кенәгәләрен электрон вариантларга алыштырырга кирәк дип белдерде. "Кенәгәләрнең бүгенге рәвеше оешмаларга да, гражданнарның үзләренә дә, Пенсия фондына да уңайлы түгел. Кенәгәне кулдан тутыруга әллә никадәр вакыт һәм чыгым китә. Әгәр югала калса, гомумән, күпме мәшәкать тудыра", - дигән ул.
Моның белән РФ Хезмәт министрлыгында да килешәләр, шулай ук күп кенә экспертлар да бүгенге кәгазь хезмәт кенәгәләрен уңайсыз дип саный. "Хезмәт кенәгәләре, чыннан да, инде үткән калдыгы, искергән күренеш. Алар белән эш итү вакытны күп ала. Хәзер бөтен җирдә дә мәгълүмат электрон формага күчеп бара", - ди танылган эксперт А.Алисенов. Аның фикеренчә, әгәр бу яңалык тормышка ашса, бөтен ил буенча документлар әйләнеше һәм аларны саклауда чыгымнар нык кимер иде, шулай ук электрон кенәгәләр кәгазеннән ышанычлырак та булачак.
Дөрес, кайбер белгечләр, әлеге дә баягы хакерлар һөҗүм итә калса, электрон хезмәт кенәгәләрендә сакланучы мәгълүматлар бөтен халык өчен ачылыр дип шикләнәләр.
Ә менә профсоюзлар мондый алыштыруга каршы икән. Бу хакта Русиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы М.Шмаков белдергән. "Электрон кенәгәләргә күчкәндә аның бер үк вакытта кәгазе дә тутырылырга тиеш. Ник дигәндә, бер-бер хәл чыгып, интернеттагы бу мәгълүматлар югала калса, кеше пенсиягә чыкканда үзенең кайларда эшләгәнен дәлилли алмаячак", - дигән ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 18:00Олимпиаданың булмый калуы бар Япония Премьеры Ёсихидэ Суга атна-ун көн элек илнең 11 районында гадәттән тыш хәл игълан итте. Ул, ким дигәндә 7 февральгә кадәр гамәлдә булачак. Бу, әлеге дә баягы коронавирус пандемиясе белән бәйле.1100
-
20 гыйнвар 2021 - 17:00Җырчы Зәлилә тавышсыз калган?! Ваһапов фестивале лауреаты Зәлилә соңгы арада югалып торды. Баксаң, җырчының тавышы өзелгән икән. Бу хакта безгә Ваһапов фондының продюсеры һәм PR белгече Айбикә Фәттахова хәбәр итте.1400
-
20 гыйнвар 2021 - 16:02"Республика затлары» дип исемләнгән проект күргәзмәләр циклын башлап җибәрде Проект Татарстанның беренче Президентына багышланган күргәзмә белән ачылды2200
-
20 гыйнвар 2021 - 16:00Уфадагы концертларында - әнисе, Казандагыларында - әтисе... Әнвәр Нургалиев, әтисе үлгән хәбәрне ишетеп тә, сәхнәгә елмаеп чыккан. Кем көч биргән аңа?1800
-
20 гыйнвар 2021 - 14:41Татарстанда коронавирустан вакцинациягә 6,5 мең кеше язылган Көтү битләрендә нәкъ менә шундый саннар1800
-
20 гыйнвар 2021 - 14:34Рөстәм - Голливудта! Билгеле блогер, Омск фаҗигасендә ике аягын югалтып та, тормыш дәртен саклап калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев дөньяның киноиндустрия үзәгендә нишли?2700
-
20 гыйнвар 2021 - 14:31Тукталышта медиафасад булачак Тукталыш медиафасадларын куллану хокукы аукцион аша уйнатылачак.2100
-
20 гыйнвар 2021 - 14:23Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарны коронавирустан вакцинацияләү буенча зур эш көтә «Безнең алда зур аңлату эшләре тора. Миндә бернинди шик юк: без шушы эш хисабына вирусның куркынычсызлыгы күрсәткеченә ирешәчәкбез», — диде Президент.2500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:51Лилия Букеева: “Тавыш – ул нечкә корал...” Лилия Букеева – “Азия тавышлары”, “Агыйдел”, “Юрмала” бәйгеләре лауреаты. Ул Чаллыны, республиканы данлаган җырчыларның берсе. Чөнки Лилия репертуарына татар, рус, башкорт, француз, гарәп, төрек һәм башка телләрдәге җырларның мәгънәлеләрен генә ала.2100
-
20 гыйнвар 2021 - 13:39Татарстанда һәр бишенче җир асты су чыганагы санитар нормаларга туры килми Узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәлләр начарланды.2400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:31Татарстан - коронавирус белән көрәшнең нәтиҗәлелеге буенча лидер Роспотребнадзор башлыгы ассызыклаганча, Татарстанда Covid-19 аркасында бер генә минут та паника да булмаган.2400
-
20 гыйнвар 2021 - 10:40ЮВТ - 24 Әлмәтнең яңа телеканалы Республика булачак каналга исем сайлады.2200
-
20 гыйнвар 2021 - 10:36Минтимер Шәймиев бүген туган көнен билгеләп үтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. "Әйдәгез, бергәләп җырлап яшик һәм эшлик ", - дип язган Президент.2400
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
18 гыйнвар 2021 - 13:35Данлыклы “Болгар” театрына – 30 ел1991 елның 18 гыйнварында “Энергетик” мәдәният сараенда “Болгар” ансамбле тамашачыларга беренче концертын күрсәтә. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан, ел саен нәкъ шул көнне данлыклы коллектив үзенең тугры тамашачыларына яңа программа күрсәтеп сөендерә. Алинә Ганиева җитәкчелегендәге театр бу юлы тулысынча татарча программа әзерләгән иде.13000
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Султанов Ильшат Флунович
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика