Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кәгазьдә түгел — гамәлдә

Русиядә өстенлекле проектларны тормышка ашыруга 28 триллион сум акча бүленәчәк. Шуларның 170,6 миллиард сумы — Башкортстанга. Президент Владимир Путин фикеренчә, алдагы 6 елда русиялеләрнең яшәү шартлары яхшы якка үзгәрергә тиеш. Дәүләт Советындагы чыгышында ул моны учреждениеләрдә түгел, ә кешеләр яшәүче шәһәр-авылларда, кәгазьдә һәм отчетларда түгел, ә тормышта гамәлгә ашырырга чакырды.

Бү җәһәттән 12 юнәлеш билгеләнде. Сәламәтлек саклау, торак һәм шәһәр мохите, экология, автомобиль юллары, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече эшкуарлык, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура юнәлешендә кискен алга китеш көтелә.
— 2024 елга кадәр Президент билгеләгән дәүләт проектлары илнең алгарышлы үсешенә китерергә тиеш, — диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. – Моңа юнәлтел­гән акчага кул сузуга юл куймаячакбыз. Һәр шәһәр һәм район башлыгы дәүләт проектларының асылын тирәнтен аңларга тиеш. Мондый акча салуның әлегә булганы юк иде. Без аны дөрес файдаланырга бурыч­лы.
Быел дәүләт проектларын тормышка ашыру өчен Башкортстан 34,2 миллиард сум алачак, алты елда ул 170,6 миллиард сумга җитәчәк.

 

https://kiziltan.ru/ekonomika/18763-kgazd-tgel-gamld.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X