Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык Башкортстан Республикасының артисты Риза Мәһәдиев вафат

Актерга 48 яшь иде

Авырудан соң Салават башкорт драма театрының танылган актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев вафат булды. Аңа 48 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Риза Мәһәдиев 1972 елның 13 мартында Башкортостан Республикасының Ишембай районы Ибрай авылында туа.

1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул ук вакытта Салават дәүләт башкорт драма театры труппасында эшли башлый.

2003 елда Риза Мәһәдиев «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була һәм «Елның иң яхшы актеры» дип таныла, ә 2010 елда «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеменә лаек була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев