Шəhри Чаллы

Халык нинди генә тавыш бирсә дә, пенсия яшен күтәрүгә ризалык бирү булачак

Үткән атнада пенсия яшен күтәрү мәсьәләсе ти­рәсендә сәяси биюләр дә­вам итте.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Коммунистлар партия­сенең пенсия яшен саклап калу өчен референдум үт­кәрү инициативасын: “Сорау аңлаешлы куелмаган“ дигән сылтау белән җиңел генә кире какты. 

Хәзер ком­мунист­лар­ның юристлары сорауның яңа вариантлары буенча Памфилова бе­лән консуль­тацияләр үт­кә­рергә җыена, килешүгә ире­шеп булмаса, Югары судка һәм Конституция судына мөрә­җәгать итәргә ният­лиләр. Мәскәү теләсә кайсы чит илдә референдум үткә­рергә атлыгып торса да, үзен­дәге эчке проблемаларны халык ихтыярына буйсындырып чишү­дән нык саклана. Билгеле, безнең административ ресурс югары җитәкче­лек нин­ди процент таләп итсә, тавышларның шундый процентын тәэмин итәргә сә­ләтле.

Тик халык­ның пенсия яше мәсь­әлә­сенә карашы болай да яхшы билгеле. “Ни­чек сайлау түгел, ничек санау  мөһим“, – дигән прин­ципны әлеге референдумда куллану сай­­лау комиссия­се­нә ыша­ныч­ның тулысынча бетүе­нә ки­терергә ихтимал. Шуңа күрә хакимиятләр референдум мәсьәләсендә өч юлның берсен сайларга тырышачаклар: 1) ничек булса да аны үткәртмәү, 2) үт­кәргән оч­ракта эш узганнан соң, пенсия яше турындагы закон кабул ителеп үз кө­ченә кергәннән соң гына үткәрү, 3) процессның башына басу, ягъни референдум үткәрү ини­циативасын ха­ки­мият­ләрнең үз кулларына алулары. Ихтимал, икенче һәм өченче вариантлар бер­лә­шер: соңга калып булса да, хакимиятләр тәкъ­дим иткән сорау белән тавыш бирү үткәрелер. Со­рауның шундый варианты тәкъдим ителер: халык нинди генә тавыш бирсә дә, пенсия яшен күтәрүгә ризалык бирү итеп аңлатырга мөм­кин булыр. Инде референдум үткәрү инициативасы белән “Бер­дәм Россия“ партиясе яки Бөтен­россия халык фронты чыгарга җые­на ди­гән имеш-мимешләр дә ише­телгәли башлады. Гибрид көрәш ос­талары булган бу ике көч тавыш бирүне үз кулларына алсалар, пенсия яшен кү­тә­рүне халык сорый дигән нә­тиҗәгә уңыш­лы алып килә алырлар иде, мө­гаен. Бер генә куркыныч бар: мондый ат йөреш­ләре сәяси шахмат осталарының абруен тәмам юкка чыгарырга мөмкин. Ә болай Пенсия фондында инде күптән закон кабул ител­гән кебек тоталар үз­ләрен: 2019 елда яше тулучыларга пенсия рәс­миләш­терү туктатылды, артка чигерелде. 

Шимбә һәм якшәмбе көн­нәрендә Мәс­кәүдә һәм башка шәһәр­ләрдә рөхсәт ителгән митинглар булып узды. Рәсми даирәләр КПРФ үткәргән Мәскәү митингында 6,5 мең кеше катнашты дип белдерсәләр, бәйсез санаучылар 12 меңле санны игълан итәләр, коммунистлар үзләре 100 мең кеше турында сүз алып баралар. Күрәбез: халык әлегә үз хокукларын яклап урамнарга чыгып шауларга ашыкмый. Моны дача сезоны белән аңлаталар, Росгвардия халык мәйданга килә алмаслык итеп тезелгән иде дип ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Бер нәрсә ачык: әле­гә кешеләр диван протес­тын кухняларда һәм социаль челтәрләрдә белдерү бе­­лән генә мәшгульләр. Ана­­литиклар көзгә таба про­тест үсәр дип өмет­лә­нә. Ләкин федераль ха­кимиятләр таякны чамасыз бөгеп, халыкның сабырлыгын сындырмасалар, протест шул кухняларда гына томаланып калыр да, мө­гаен. Рөхсәт ителгән митинг­лар сәясәт казаны шартламасын өчен пар чыгару вазифасын үтәрләр дә тукта­лыр­лар. Ләкин чинов­ник­ларның тырышлыклары Ок­тябрь революциясенә ка­дәр үк яшәгән адвокат Плевако синдромын китереп чыгарырга да ихтимал. Бер урыс алпавыты рәсмиләш­тереп тормыйча гына кресть­яннарга үз җи­рен­нән файдаланырга рөхсәт ит­кән, алар­ны: “Җир сезнеке“, – дип ышандырган. Берничә елдан соң кире уйлаган һәм җирне тартып алган. Ярсыган крестьяннар фет­нә чыгарганнар һәм мо­ның өчен аларны суд каршына бас­тыр­ган­нар. Судта фет­нә­челәрне якларга тиешле адвокат Фёдор Плевако сүзне иң ахырдан гына алган һәм крестьяннарны иң кырыс җәзага тартуны сораган. Гаҗәп­ләнгән казый: “Ни өчен?“ – дигән. “Мон­­нан соң крестьяннарны беркайчан да урыс дво­ря­нының сүзенә ышанмаска өйрәтү өчен“, – дигән яклау­чы. Суд кресть­ян­­­нарның бай­тагын иреккә җибәргән, берни­чәсе генә җиңелчә җәзага тартылган. Бүген федераль хөкүмәт халык­ның үзенә булган ышанычын бе­терү өчен барысын да эшли: популяр булмаган ре­форма­ларның тулы бер бәйләмен тормышка ашыра. Көтеп карыйк: нәтиҗәсе нинди булыр.

 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: