Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык сәнгате этнофестивале уза

26 март көнне 14 сәгатьтән алып 17 сәгатькә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» дигән халык сәнгате этнофестивале узачак.

 Этнофестиваль барлык яшьтәге чаллылылар өчен исәпләнгән. Кунаклар игътибарына рәссам, агачтан кисеп ясау остасы Хәмит Латыйповның иҗади вернисажы тәкъдим ителәчәк. Яшьләр «Корылтай» хәрби-тарихи клубы әзерләгән тарихи реконструкциядә катнаша алачак. Балалар өчен борынгы кәсепләр һәм декоратив ташлардан панно ясау буенча мастер-класслар әзерләнде.
Акция дәвамында декоратив-гамәли иҗат күргәзмә-ярминкәләре һ.б. эшләячәк.

Барыгызны да этнофестивальгә кушылырга чакырабыз!
Сезне бик күп уңай тәэсирләр һәм истә калырлык мизгелләр көтә!

Программасы:

14.00-17.00 «Корылтай» хәрби-тарихи клубы әзерләгән тарихи реконструкция белән танышыгыз! Һәм сез урта гасырларда Идел-Кама төбәге халкының ничек яшәве турында белерсез, төрле кәсепләрне үзләштерә һәм шул заманның материаль культурасы әйберләрен күрә алырсыз.

14.00-15.00 Кече Картиналар галереясында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Хәмит Нәҗип улы агачтан кисеп ясау, графика, рәсем ясау остасы. Рәссамның иҗатына милли тамырларга омтылу, татар халкының фольклор мирасына мөрәҗәгать итү хас.

15.00–17.00 «Халык иҗаты» арт-киңлегендә рәссамнар өч сәгать дәвамында төрле техникада декоратив-гамәли сәнгать темасына рәсем ясаячак. Чарага килүчеләр рәсемнәрне ясау процессын күзәтә алачак. Шул ук мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләре – җырлар, шигырьләр яңгыраячак.

14.00-17.00 «Этно-бизәкләр» исеме астында декоратив ташлардан мозаик панно булдыру.

14.00-17.00 Шәһәрнең халык осталары борынгы кәсепләр буенча мастер-класслар уздырачак.

14.00-17.00 «KitapФешен» сәнгатьчә фото бәйгесен тәкъдим итү чарасында бәйгедә катнашырга мөмкинлек булдырылачак.

14.00-17.00 «Тамырлар» дип аталган балалар өчен өстәл уеннары, пазллар зонасы мавыктыргыч формада халык һөнәрчелеге белән таныштырачак.

Керү ирекле! Рәхим итегез! Сезне Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча Үзәк китапханәдә көтеп калабыз. 

Мәгълүматны Үзәк китапханә хезмәткәре Рәисә Сәлихова бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев