Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкны шаулатып паспортка үзгәреш кертмәкчеләр

Русия халкының паспортларында «милләт» графасы кире кайтырга мөмкин. Мондый идея белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыгыш ясаган.

+

Ул Минюст башлыгына да мөрәҗәгать иткән. 

- Конституциядә без күпмилләтле халык, дип язылган. Күпмилләтле халык, ә беребезнең дә милләте юк, - дигән ул. - Һәм кайбер халык юкка чыкмасын һәм телләре саклансын өчен бу яхшы этәргеч булырга мөмкин. 

 

Депутат, үзенең тәкъдиме аркасында, милләтләр арасында бернинди дошманлык та башланмаячагына ышана һәм бу яңалыктан беркем дә курыкмаячак, дип уйлый.

 

 - Юк, беркем дә курыкмаячак. Руслар, мин рус, дип горурланып яза ала. Бездә әнә балалар: «Мин – рус. Рус - аек» дигән футболкалар киеп йөриләр әле. Нинди ояты бар аның? Кайбер халыклар, бәләкәй генә милләт булсалар да, үзләренең кемлекләрен яшермиләр. Әйтик, Америкада яшәүче Ирландия һәм башка ил кешеләре. Алар, һәрвакыт бергә алалашабыз, безнең үз милли бәйрәмнәребез бар, диләр. Әгәр син үзеңне рус, дип язасың икән, димәк бу синең милләтче булуыңны күрсәтәчәк мени? Милләтчелек белән мәдәниятнең монда ни кысылышы бар соң? - дип аңлаткан ул.

 

 Ә сез ничек уйлыйсыз, паспортта милләт язылсын идеме?

 

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: kp.ru, Өмет газетасы сайты

Фото: Дмитрий Ахмадуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев