Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хастаханәләргә кабат битлек белән!

Бу берничә көн элек Россиядә коронавирусның яңа штаммы “Кентавр” ачыклану белән бәйле.

Татарстанның медицина учреждениеләренә керү өчен хәзер кабат битлек кирәк.  Республиканың оперштаб телеграм каналында шул хакта мәгълүмат урнаштырылды. Бу берничә көн элек Россиядә коронавирусның яңа штаммы “Кентавр” ачыклану белән бәйле. “Аның билгеләре “Омикрон” белән охшаш. Температура күтәрелә, борын тыгыла, ютәл барлыкка килә, баш һәм тән мускуллары авырта”, - ди белгечләр. 

Татарстанга, шул исәптән Чаллыга килгәндә, әлегә бездә вирусның «яңа төре»н йоктыручылар теркәлмәгән.  Барлыгы исә узган тәүлектә республикада 43 кешедә коронавирус ачыкланган. 

Яңа вирусның үзенчәлеге хакында биредә укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб