Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кызлар нигә кырыла?

"Росстат" илдә хатын-кызларның күпчелек очракта ни сәбәпле үлүен ачыклаган.

Статистика күрсәтүенчә, 2017 елда хезмәт яшендәге 19,6 мең хатын-кыз яман шештән үлгән.
Тагын 18,9 меңе кан әйләнеше системасы белән бәйле авырулардан вафат булган. Шулай ук гүзәл затларның еш кына бәхетсезлек очракларына эләгеп, юл һәлакәтләренә очрап, гомерләре өзелә.
Үлемгә дучар итүче төп сәбәпләр исемлегендә ашказан-эчәк, инфекция һәм паразитлы авырулар да тора.
Ведомство хәбәр итүенчә, 2017 елда Русиядә 16 яшьтән 54 яшькә кадәр булган 82,6 мең хатын-кыз якты дөньядан киткән.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/19389-hatyn-kyzlar-nig-kyryla.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев