Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт хакың түбән булса

Чаллы халкының җан башына уртача кереме 10 622 сумнан кимрәк булса, ул социаль контракт буенча 10 294 сум күләмендә махсус түләү алырга хокуклы.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хәбәр итүләренчә, әгәр Чаллы халкының җан башына уртача кереме 10 622 сумнан кимрәк булса, ул социаль контракт буенча 10 294 сум күләмендә махсус түләү алырга хокуклы.

Шунысын ассызыкларга кирәк, түләүне билгеле бер шартларны үтәгәндә алырга мөмкин. Беренчедән, гаилә милкендә бер кешегә 40 квадрат метрдан артмаган бер торак бина яки бер кешегә 23 квадрат метрдан артмаган ике һәм аннан күбрәк торак бина булырга тиеш.

Икенчедән, гаиләнең бакча участогы булса, ул бер кешегә 20 сутыйдан артмаска тиеш.

Әгәр чаллылылар мәшгульлек үзәгендә теркәлгән икән, беренче түләүне аларга бер ай дәвамында автомат рәвештә күчерәчәкләр. Түләү вакыты дүрт ай тәшкил итә.

фото: arskmedia.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев