Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәтләре белән хөрмәтле

Тантаналар сараенда Татарстанда төзелеш тармагына 100 ел тулу уңаеннан, хезмәтләре белән шәһәр үсешенә зур өлеш керткән фидакарь хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Лаеклыларга дәүләт бүләкләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырды. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзүчеләрхезмәтенең әһәмиятен ассызыклап: “Бу еллар эчендә күпмилләтле Татарстанда меңләгән объект төзелде. Төзүчләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республика Россиянең икътисади яктан иң нык, динамик үсештәге төбәкләренең берсенә әйләнде”, - диде. 
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина “Евростиль” ҖЧҖ хезмәткәре Айрат Җиһаншин белән “Каммонтажстрой” ҖЧҖ электргаз белән эретеп ябыштыручысы Эмир Юлдашевка Дума депутатының Рәхмәт хатын тапшырды. 
Кама инженер-төзелеш тресты генераль директоры Гимран Әхмәтҗановка, “СтройТраст” ҖЧҖ баш инженеры Юрий Джиоевка, “Профит” компанияләре төркеме генераль директоры Марсель Мингалимовка  - Татарстан республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале; “Аква-Регион” генераль директоры Евгений Вайнерга, “Домкор Индустрия”компаниясе әйдәп баручы инженеры Татьяна Сазоновага һәм “Строй-Технология” компаниясе генераль директоры урынбасары Владимир Худяковка “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. “Домкор Строй”ның участок башлыгы  Айрат Кулеевка , Кама инженер-төзелеш тресты баш хисапчысы Рамил Исламовка -  ТР Президенты рәхмәте, “Домкор Проект” ның баш инженеры Резида Джафаровага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте тапшырылды, берничә хезмәткәрТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Мэрның Мактау грамотасы, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү