Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәмдүнә Тимергалиева: "Гомер буе ялгыз булдым, шуңа кимсетәләр..."

Хәмдүнә Тимергалиева бүген үзен Тукай премиясенә иң лаек җырчы, дип исәпли.

"Чөнки 50 ел сәх­нә­гә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын чыгардым, әмма миңа документ тутырмыйлар. Гомер буе ялгыз булдым, шуңа күрә кимсетәләр, дип уйлыйм. Гәрчә филармониядә Әлфия, Флюра апалардан кала, иң күп табыш китергән җырчы булсам да. Русиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым.
Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әзер­байҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк калаларын 12 мәртәбә урап чыкканмын. Шул уникенең берсен – Габдулла Рәхимкулов, берсен – Илһам Шакиров, бер мәртәбә Зиннур Нурмөхәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш, - дигән ул "Ватаным Татарстан" гәзитенә биргән әңгәмәсендә.

 

https://kiziltan.ru/kultura/20437-hmdn-timergalieva-gomer-bue-yalgyz-buldym-shua-kimsetlr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X