Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибез
Мәскәүдә Төркиянең Россиядәге бердәнбер мәдәни үзәге урнашкан. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган Казанда икенче төрек мәдәни үзәген күрергә теләк белдерде. Юныс Эмре исемендәге беренче оешма Мәскәүдә урнашкан. Әхмәт Садыйк Доган бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләде. “Мәскәүдә Юныс Эмре исемендәге үзәк ачылды, Россия исә Төркиядә үз мәдәни үзәген ачты. Тагын бер үзәк ачылуы да бары тик үзара килешү нигезендә генә эшләнергә тиеш. Бу очракта ике ил вәкилләре параллель рәвештә ике үзәк ачылу турында үзара килешергә тиеш. Мондый карар кабул ителә калган очракта без үзәкне Казанда ачарга телибез”, - диде Әхмәт Садыйк Доган. Аның әйтүенчә, әлеге вакытта Казанда төрек телен өйрәнү буенча курслар уздырыла. “Төрек теле курсларын уздыру өчен КФУ каршында кечкенә генә бер вәкиллек бар иде. Хәзер әлеге курслар дәвам итә, моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында катнаш россия-төрек гаиләләрендә туган балалар туган телләрен өйрәнә ала”, - диде Генераль консул. “Төркия консуллыгы әлеге курсларны үткәрүдә укыту материаллары белән ярдәм итә, тыңлаучыларга сертификатлар тапшыра”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган Казанда икенче төрек мәдәни үзәген күрергә теләк белдерде. Юныс Эмре исемендәге беренче оешма Мәскәүдә урнашкан. Әхмәт Садыйк Доган бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләде.
“Мәскәүдә Юныс Эмре исемендәге үзәк ачылды, Россия исә Төркиядә үз мәдәни үзәген ачты. Тагын бер үзәк ачылуы да бары тик үзара килешү нигезендә генә эшләнергә тиеш. Бу очракта ике ил вәкилләре параллель рәвештә ике үзәк ачылу турында үзара килешергә тиеш. Мондый карар кабул ителә калган очракта без үзәкне Казанда ачарга телибез”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.
Аның әйтүенчә, әлеге вакытта Казанда төрек телен өйрәнү буенча курслар уздырыла. “Төрек теле курсларын уздыру өчен КФУ каршында кечкенә генә бер вәкиллек бар иде. Хәзер әлеге курслар дәвам итә, моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында катнаш россия-төрек гаиләләрендә туган балалар туган телләрен өйрәнә ала”, - диде Генераль консул.
“Төркия консуллыгы әлеге курсларны үткәрүдә укыту материаллары белән ярдәм итә, тыңлаучыларга сертификатлар тапшыра”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев