Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи истәлегенә төбәкара җыр бәйгесе оештырыла

18 май Башкортстаннның Тәтешле районында Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә..." дип аталган I төбәкара башкорт һәм татар җыры бәйгесе узачак. Конкурс республика башлыгы Рөстәм Хәмитов грантына оештырыла.

Бәйге проектын Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе, Тәтешле районында яшәүче Фирүзә Ибатуллина әзерлгән. Чараны уздыру өчен Рөстәм Хәмитовның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бүленүче гранты бирелгән.

Бәйге ике категориядә: 20 яшьтән алып 35 яшькә һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уздырылачак. Профессионал һәм һәвәскәр башкаручылар аерым бәяләнәчәк. Конкурста катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан ике җыр башкарырга тиеш.

Жюри бер Гран-при иясен һәм "профессионаллар" һәм "һәвәскәрләр" арасында җиңүчеләрне ачыклаячак. Моннан тыш, иганәчеләр һәм иҗтимагый оешма бүләкләрен дә булдырырга ярый. Жюрига Башкортстан һәм Татарстанның танылган композиторлары, җырчылары, сәнгать эшлеклеләре керер дип белдерелә.

Бәйгедә катнашыр өчен гаризаларны һәм видоязмаларга сылтамаларны 1 майга кадәр тапшырырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев