Шəhри Чаллы

Хәния Фәрхинең сеңлесе роман яза

Фирүзә Ибәтуллинага апасы аны язарга үзе тәкъдим иткән булган.

"Тормышларны үзгәртеп булса да, язмыш-тәкъдирләрне үзгәртеп булмый шул, Кояшым, булмый, - дип яза ул социаль челтәрдәге битендә. - Мин бит сине көтәм һаман, һаман... Менә телефоным шалтырыр да сиңа гына хас булган назлы тавышың белән әйтерсең кебек: "Апай, сәлам, ничек, күз нурым, хәлләрең? Белсәң икән ничек сагындым! Әйттем мин сиңа, минем янда Казанда кал, икәү булсак, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас, дип..."
Апау, күрәчәкне алдан күреп булмый шул, Кояшым, булмый. Нигәдер, туган як тартты шул үзенә. Син миңа күпме ярдәм иттең, бәгърем, авылдан килеп, университетның ишеген дә ачарга курыккан үсмер кызга. "Курыкма, алтыным, синең бит мин бар", - дип, канатлар куйдың. Ә син хаклы идең, чөнки урман эчендәге 15-20 йортлык авылдан чыгып китеп, Мәскәү кадәр Мәскәүдә үз сукмагың, юлыңны үз көчең белән ярдың.
Рәхмәт сиңа, Кояшым, син миңа ышаныч канатлары куйдың, мин ул югары уку йортына үттем, гомеремнең иң матур, чәчәк аткан вакытында Казанда яшәдем. Бик-бик сагындым, Апау, бүген артык ярсыдым шикелле. Кулга аласы иде дә бит...
Минем бит әле сиңа вәгъдә иткән романымны язып бетерәсе бар. Син бит аны язарга үзең тәкъдим иттең, синең мине ташлап китүең романымның төп өлешен бөтенләе белән кырыкка үзгәртте, хәзер мин язар юлдан тайпылдым, Апау. Ул яңа көчне каян алырга, кайдан? Синең "Апай, сагындым" дип дәшүең җитми бит, йөрәк парәм...

 

 

https://kiziltan.ru/kultura/17144-hniya-frhine-selese-roman-yaza.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: