Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Хозур ТВ" каналы татарча эшли башлаячак

"Хозур ТВ" каналы тиздән эфирда татарча сөйли башлаячак. Бу хакта каналның мөхәррире Гөлшат Мингазизова сөйләде. Шушы көннәрдә танылган татар шәхесләре белән интервьюлар яздырабыз, актив рәвештә татарча контент әзерләү эше бара диде ул.

Быелның 1 мартында тест рәвешендә, 1 апрельдән аерым канал булып "Хозур ТВ" "Таттелеком" ярдәмендә илдә беренче мөселман каналы буларак эшли башлады. Моңа кадәр эфирда күбрәк рус телле контент, русча тапшырулар күрсәтелеп килсә, көзгә ул аерым татар-мөселман каналы буларак та эшли башлаячак, анда бары татарча гына булачак. Русчасы да калачак, аерым татарча "Хозур ТВ" каналы эшли башлаячак, дип сүзен башлады татарча канал мөхәррире Гөлшат Мингазизова. Җәй башыннан алар билгеле татар шәхесләре, артистлар, җырчылар, журналистлар, сәнгать әһелләре белән тапшырулар төшерә башлаганнар. Гөлшат белән очрашып, бу хакта тулырак сөйләшеп алдык.

– Гөлшат, "Хозур ТВ" татар-мөселман каналында нәрсәгә игътибар юнәлтәчәксез, нинди форматта ул булачак? 

– Татар телле "Хозур ТВ" каналында дини юнәлештәге тапшырулар булачак. Каналның спецификасы һәм кабатланмас үзенчәлеге дә шунда. Ислам дине, гаилә, медицина, дин нигезләре, балалар өчен тапшырулар, танылган шәхесләр белән интервьюлар һәм башка күп кенә проектлар тәкъдим ителәчәк. Әлегә барсын да сөйли алмыйм, тырыша-тырыша татарча контент әзерләү эше бара.

 йөкләү 

– Гөлшат, "Хозур ТВ"да татарча тапшырулар Татарстан диния нәзарәте тәкъдиме белән эшләнәме, бу мөфти Камил Сәмигуллинның татар телен саклауга һәм үстерүгә үз өлешебезне кертәчәкбез дигән сүзләренә дәлил дип әйтә алабызмы?

– Әйе, сез хаклы. Изге Болгар җыенында да тамашачылар татар мөселман каналы, татарча тапшырулар кирәк дип белдерделәр. Без, әлбәттә, шундый ихтыяҗ булганга күрә төрле юнәлештә башлап җибәрергә булдык. Татаркино җитәкчесе Миләүшә Айтуганова безгә биргән интервьюсында "Сез Татарстанда канал булдыргансыз икән, русча гына сөйләү дөрес булмас. Татарстаннан кала татар телендә мондый тапшыруларны Русиянең башка бер төбәге дә эшләмәячәк" дигән иде. Безгә аның сүзләре дә этәргеч бирде.

– Сезнең фикерегезчә, "Хозур"ның татар аудиториясе бармы?

– Бар. Безгә көтелмәгән җирдән, без "Хозур ТВ"ны карыйбыз, дип әйтүчеләр бар. Март аеннан гына башлап җибәрелгәнгә күрә бөтен кеше дә аны белеп бетермидер. Артистлар, килгән кунаклар да "Кайчан карарга була?" дип кызыксынып сорыйлар. Хәзерге вакытта аудиторияне каналга җәлеп итү этабы бара. Статистикага күрә, безне якынча 400 мең кеше карый.

 Сезнеңчә, татар артистлары милли җанлымы?

– Әйе, алар милли җанлы һәм тормышта үз урыннарын булдырган кешеләр. Гомумән, үземнең тәҗрибәмдә икейөзле кеше очраганы юк.

– Татар телле мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме кирәкме, үзләре генә дә яши алалармы?

– Кирәк. Сыйфатлы контент булдыру өчен финанс ярдәм кирәк. Чөнки ул чыгымлы хезмәт.

– Дәүләтнең сезнең кебек яңа ачылган татар каналларына махсус програм кабул итүен теләр идегезме?

– Теләр идем. Телевидение – иң чыгымлы мәгълүмат чарасы. Анда ниндидер инициатива белән эшләп булмый. Аның өчен техника сатып алырга, студиясен дә төзергә, эшчеләргә түләргә кирәк. Ә шәхси мәгълүмат чараларга килгәндә, иң алда баручы ул – интернет сайтлар. Хәзер блоглар да шактый популяр.

 

https://www.azatliq.org/a/29392197.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев