Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Хозур ТВ» Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәкләре катнашында яңа телепроект әзерли

Экспертлар сыйфатында республиканың иң яхшы клиникалары, шулай ук шәхси медицина үзәкләренең тәҗрибәле табиблары чыгыш ясаячак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалы, Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәкләре белән берлектә, «Здоровье семьи» телепроектының яңа циклын әзерли башлады. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тапшыру беренче тапкыр быел 10 сентябрьдә «Хозур ТВ» эфирына чыкты. Әлеге чыгарылышларга кунак буларак мәчет имамнары һәм профессиональ табиблар чакырылды. Алар сәламәтлеккә кагылышлы мәсьәләләр хакында дин ягыннан да, медицина күзлегеннән чыгып та фикер алышты.
Медицинада шәригать буенча нәрсәнең рөхсәт ителгән, нәрсәнең тыелган булуын ачыклаганнан соң, «Хозур ТВ»да тапшыруларның икенче циклын төшерүгә керешкәннәр. Хәзер «Здоровье семьи» заманча медицина, фәнни ачышлар, авыруларны дәвалау, диагностикалау һәм профилактикалауның инновацион ысуллары турындагы тапшырудан гыйбарәт булачак.
Экспертлар сыйфатында республиканың иң яхшы клиникалары, шулай ук шәхси медицина үзәкләренең тәҗрибәле табиблары чыгыш ясаячак. «Здоровье семьи» тапшыруының үзенчәлекле форматы һәркемгә теге яки бу чирләрне дәвалау ысулларын, катлаулы операцияләрнең шаһиты булырга һәм сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Яңа циклның беренче чыгарылышы 23 декабрьдә эфирга чыгар дип планлаштырыла. Тапшыруны һәр якшәмбе, җомга (кабатлау) «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук онлайн режимда рәсми сайтта huzurtv.ru карап булачак. Моннан тыш, чыгарылышларны сайтның тапшырулар архивыннан, шулай ук «Хозур ТВ»ның ютуб-каналында табарга мөмкин. 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175092/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев