Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хуш, Хәмдүш...

Исем-атыңны үзгәртмичә булмас инде...

Җырчы Хәмдүнә Тимергалиевага, күпләр якын итеп, "Хәмдүш", "Хәмдүнә апа" дип дәшәргә гадәтләнгән. Борай халкы бигрәк тә. "Хәмдүш" исеме белән хушлашырга туры килмәгәе... Җырчының яңа образлары, киемнәрендәге яңа стиленә карап, "Мөхтәрәм Хәмдүнә Сәетгалиевна", - дисәк тә ярыйдыр әле.
Апабыз хәзер чалбарлы костюмнарга игътибарын арттырмакчы. Холкы "егетләрски" булса да, моңа кадәр ул күлмәккә өстенлек бирә иде. Бизәнгеч әйберләрне дә артык күрми, ялтыр-йолтыр челтәрле күлмәкләр дә киеп чыккалый.
Әмма чалбары да килешә үзенә. Җиде дистәне тутырганда кемнең шундый буласы килмәс? Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

https://kiziltan.ru/kultura/15700-hush-hmdsh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев