Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хуш, «Макдоналдс» (опрос)

Мәгълүм булганча, 14 марттан Россиядә «Макдоналдс»ның 850 рестораны вакытлыча ябылды. Кемнәрнедер бу яңалык хафага салды, икенче берәүләр исә моны милли кухнябыз үсешенә этәргеч буларак кабул итте. Шәһәрдәшләребезнең дә фикерләре төрле.

Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның халык артисты:

– Россиядә чит ил рестораннары ябылуга әлләни борчылмыйм. Дөрес, аларны балалар ярата иде. Без өлкән буын вәкилләре андый җирләргә йөрмәдек тә, йөрмибез дә, чөнки безгә үзебезнең татар милли ризыклары якын. «Макдоналдс»лар ябылса, үзебезнекеләргә эш булыр. Уңган аш-су осталары җитәрлек. Аларга тиешле ярдәм күрсәтеп, салым түләүдә ташламалар бирсәң халыкны әллә нинди тәмле ризыклар белән тукландырачаклар. Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә «Макдоналдс»ка озын чиратларны күреп шаккаттым. Араларында күпме хатын-кыз? Өйдә бәрәңге кыздырып ашасалар файдалы да, тәмлерәк тә булыр, акчалары да янга калыр, сәгатьләр буена чиратта уздырасы вакытны саф һавада үткәрсәләр сәламәт булырлар иде. 

Эльвира Сафина, эшмәкәр:

– Билгеле, бер дә күңелле хәл түгел. Аеруча мин әлеге туклану челтәренең хезмәткәрләрен кызганам. Чөнки алар хәзер эшсез кала. 
Ризыкларына килгәндә, алардан башка да яши алырбыз анысы. Моның өчен бер дә борчылмыйм. Гомумән, Макдоналдс»да мин үз гомеремә ике-өч тапкыр гына тукланганым булды. Анысы да чит шәһәргә командировка вакытында.

Марат Шәйдуллин, студент:

– Бик кызганыч, бирегә дус-ишләребез белән еш йөри идек. Тиз генә тамак ялгап чыгарга менә дигән урын иде. Өстәвенә, бәяләре дә кесәгә сукмады. Тик мин моны вакытлыча күренештер, дип уйлыйм. Шуның өчен дә әллә ни борчылмыйм. 

Азалия Шәрипова, яшь әни:

– Балалар да, үзебез дә әлеге туклану челтәрен бик ярата идек. Туган көннәрне, төрле бәйрәмнәрне һәрвакыт шунда үткәрдек. Фаст-фуд булса да ризыклары тәмле иде. Билгеле, кафе ябылу баш баләсе түгел. Аллаһ боерса аның урынына тагы да яхшыракны ачарлар дип өметләнеп калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев