Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәйрия аукционында Мамадыш кешесенең картинасын 10 мең сумга сатканнар

Картинаның авторы – Мамадышта яшәүче физик мөмкинлекләре чикле Шамил Гыйльметдинов

  Мамадышта Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия марафоны узды. Быел 500 мең сумнан артык акча җыелган. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

Пандемия сәбәпле, марафон дистанцион форматта узды. Чараның максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү өчен акча җыю. Мамадышта ярдәмгә мохтаҗ 4 меңгә якын кеше яши.

Акция районның хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, җитәкчеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнашында уза.

Хәйрия марафонында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗат эшләре аукционын үткәрәләр. Быел онлайн-марафонда катнашучыларга Шамил Гыйльметдинов картинасын тәкъдим иттеләр. Картина 10 мең сумга сатылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев