Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кикбоксинг буенча турнир үтте

Шәһәрдә Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе призына кикбоксинг буенча ярышлар булып үтте. Анда Татарстанның 10ннан артык шәһәреннән 116 спортчы катнашты. Алар ике көн комбинатның "Бумажник" физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә яшәделәр, күнекмәләр алдылар. Ярышлар WAKO кагыйдәләре буенча лайт-контакт һәм фулл-контакт стиләләрендә үтте.

Турнир ел саен үтә иде. Спортчыларның соравы буенча комбинат җитәкчелеге аны быел республика күләмендә оештырырга булды. Комбинатның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев әйтүенчә, ярышларда яшь спортчылар беренче батырлык дәресләре алалар, холыкларын ныгыталар, җиңүгә омтылышларын күрсәтәләр.

Төрле категорияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларның барысына да комбинатта җитештерелгән продукция, ә иң көчлеләргә кикбоксинг өчен шлемнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев