Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Киләчәкнең башы – бүгенгедә”

Дөньяда 7 меңгә якын тел исәпләнә.Һәр тел исә үзендә үзенчәлекле милли-мәдәни код йөртә, аңа гына хас булган аһәңнәр белән яңгырый. Ләкин ел саен, ай саен шуларның кайсыларыдыр юкка чыга.Кайбер чыганакларда ай саен ике тел юкка чыга дигән куркыныч саннар да бар. 2000 нче елдан бирле билгеләп үтелүче Халыкара туган телләр...

Дөньяда 7 меңгә якын тел исәпләнә.Һәр тел исә үзендә үзенчәлекле милли-мәдәни код йөртә, аңа гына хас булган аһәңнәр белән яңгырый. Ләкин ел саен, ай саен шуларның кайсыларыдыр юкка чыга.Кайбер чыганакларда ай саен ике тел юкка чыга дигән куркыныч саннар да бар. 2000 нче елдан бирле билгеләп үтелүче Халыкара туган телләр көне нәкъ менә шул җитди проблемага - югала баручы телләрне саклау-яклауга игътибар юнәлтү максатыннан билгеләп үтелә дә инде.

21 февральдә Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә дә укытучылар һәм мәктәп балалары, язучылар катнашында "Тел дигән дәрья бар..." исеме астында очрашу үткәрелде.Чараны алып баручы әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, укучыларның игътибарын җәлеп итеп, төрле телләрдә исәнләшү сүзләрен яңгыратты, һәр халык өчен үз теленең ни дәрәҗәдә якын булуын искәртте. Шәйхи Маннур исемендәге, Эдуард Касыймов, Егор Уткин премияләре лауреаты, язучы-тәрҗемәче Мансур Сафин да телләр белүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын үз мисалында җиткерергә тырышты. Ике телне дә, ә бүгенге дөньяда уңышка ирешү өчен, өч яки тагын да күбрәк телләрне камил белүнең әһәмиятенә басым ясады.

Роза Хәмидуллина бәйрәмне шигырьләр, хикмәтле сүзләр, мәсәлләр белән үреп алып барды. Биредә Эзоп турындагы мәсәлне янә искә төшерү дә артык булмастыр. Эзоп Ксанф исемле философның колы була. Аңа кунаклар өчен дөньядагы иң яхшы нәрсәне әзерләргә дигән боерык бирелә. Эзоп тел сатып ала һәм өч төрле ризык әзерләп чыгара. "Нигә- тел?" дигән сорауга: "Телдән дә яхшырак ни бар соң? Тел ярдәмендә без фәннәр өйрәнәбез, белем алабыз, мәхәббәттә аңлашабыз, рәхмәтебезне белдерә алабыз. Телдән дә әйбәтрәк нәрсә юктыр дип уйладым", ди ул. Икенче тапкыр "иң начар нәрсәне әзерләп кил" дигән таләпкә дә тел сатып ала. Моңа, әлбәттә, барысы да гаҗәпләнә."Телдән дә әшәкерәк нәрсә бар соң? Тел белән кеше бер-берсен борчый, кайгыга сала, ялганлый, хәйләли, ачуланыша.Тел кешене бер-беренә дошман итә, сугышлар чыгара, бәла-каза китерә, мәсхәрәли".

Танылган язучы, С.Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты Айгөл Әхмәтгалиеваның чыгышы да телнең никадәр куәтле корал, ни дәрәҗәдә мөһим аралашу чарасы булуы турында иде. Балалар белән балалар телендә сөйләшеп, ул аларга җир йөзендәге һәрбер җан иясенең үз теле булуы һәм аны саклау Аллаһе Тәгаләнең амәнәте булуын төшендерде. Балалар үзләре үк мәчеләр "һау-һауламый", этләр "мияуламый" дигән нәтиҗәгә килсәләр дә, әниләренә ешрак "мама", әбиләренә "бабушка" дип әйтүләрен таныдылар. Араларында матур итеп "әнием" дип эндәшүчеләр дә бар икән."Сез әле сабыйлар, барысын да аңлап та бетермисез. Ләкин өйләрегездә әти-әниләрегез ипләп кенә аңлатса, мәктәптә укытучыларыгыз ана телебезнең матурлыгын җиткерә алса, бүгенгедәй очрашуларда күңелләрегезгә уй-очкын керә алса, киләчәктә телебезнең саклануына әле өмет бар" дигән ышанычын җиткерде ул.

Очрашуга килгән Галиәхмәт Шаһи, Сирень Якупова, Лилия Фәттаховаларның фикер- теләкләре дә кичәдә яңгыраган җыр сүзләре белән аваздаш иде: "Оныклар да чиста, матур итеп, сөйләшерләр татар телендә" . Әнвәр Шәриповның әлеге сүзләрен җыр итеп яңгыраткан мөгаллимә Дания Сибгатуллина телгә сакчыл, ихтирамлы карашка нигез гаиләдә салынуын ассызыклап үтте. Автор-башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруындагы җыр да кичәнең рухына туры килде.

Кичә күмәкләшеп "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды.

Әлбәттә, очрашуда яңгыраган чыгышларда, җыр-шигырьләрдә телебезнең киләчәге өчен ихлас борчылу да бар иде. "Тел дигән дәрья"дан сүз дигән энҗе-мәрҗәнне чумып алырга әзер кешеләрнең саны азаюны күрү, искиткеч бай мирасны саклау зурурлыгын, шул рухи хәзинәнең юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлау - милли җанлы кешеләрне берләштерә торган гамьнәр.

Бөек галим Ризаэтдин Фәхретдиннең: "Без бу дөньяга бетәр өчен түгел, мәңге яшәр өчен килгән" дигән оптимистик уйларын әләм итеп алып, һәрберебез кулдан килгәнчә файдалы эш-гамәл кылсак иде. Алда әйтелгәнчә, бу безнең киләчәк буыннар каршындагы һәм ата-бабаларыбыз рухы каршындагы иң зур бурычыбыз. Тагын да мөһимрәк бурычыбыз Аллаһе Тәгалә каршында икәнлеген дә онытмасак иде. "Сезне төрле кавемнәр, милләтләр итеп яралттым", "Мин кавемнәрнең хәлен үзгәртмәм, үзләренең хәлләрен үзләре үзгәрткәнчегә кадәр" кебек сүзләр дә ирештерелгән безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев