Киләсе атнада Татарстанда урыны белән 20 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык саклана.
Дүшәмбе, 30 ноябрьдә, синоптиклар аязучан болытлы һава вәгъдә итә. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшемсез, юлларда бозлавык көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 4-9 градустан алып 9 градуска кадәр салкын булачак, көндез максималь һава температурасы 2-7 градустан түбәнрәк булачак.
Сишәмбе, 1 декабрьдә, шулай ук аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 10 градустан 15 градуска кадәр, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев