Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

16–22 ноябрь көннәренә йолдызлар ни фаразлый. Укып белегез

Кучкар (21.03–20.04) Атнаның беренче яртысында саранлык аркасында йөзегезгә кызыллык килүе бар. Гомумән, бу гадәтегездән котылырга вакыт җитмәгәнме икән? Гадәт китми, чир китә, диләр анысы. Тик тормышыгызга аяк чала башлаган әйберләрне алып ташлау барыбер кирәк. Ничек тә тырышырга, димәк…   Үгезбозау (21.04–20.05) Артыгын остарып китеп, уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Шуңа күрә тыйнаграк, шыпыртрак булыгыз: хәтта бик әйтәсе килгән сүзләрегезне дә үзегездә генә калдырыгыз. Атна ахырларында күңелегезне әледән-әле тырнап торган бер проблеманың чишелеше табылыр. Кем аны табарга булышыр дисезме? Әле кайчан гына сезнең хакта дошман сүзләре сөйләп йөргән бер кеше.   Игезәкләр (21.05–21.06) Акча җитмәүдән интегүләрегез, ниһаять, артта калып бара. Коронавирус кризисы чорында кемнәрдер әле эшсез үк тилмереп йөргән бер мәлдә сезгә бик әйбәт өстәмә керем чыганагы тәкъдим итмәкчеләр. Әлбәттә, байтак тир түгәргә туры киләчәк. Әмма әҗере булганда, анысыннан куркасы юк. Шөкер, дүрт саныгыз исән-сау бит.   Кысла (22.06–22.07) Бик уңайлы чор. Хыялларыгыз тормышка ашачак. Дөрес, әлегә йортыгыз һәм гаиләгезгә  бәйлеләре генә. Әмма иң әһәмиятлеләре шул да инде! Кайберәүләргә көтмәгәндә генә кеше алдында чыгыш ясарга туры килер. Бу исә эчке талантны ачуга, гомумән, тормышка бик шәп этәргеч ясауга китерер.   Арыслан (23.07–23.08) Искиткеч шәп яңалыклар ишетеп, бик зур планнар кора башлаячаксыз. Алдыгызда моңарчы күрелмәгән офыклар киң итеп ачылачак. Бу үз көчегезгә ышаныч өстәп, батырлыкка тиң эш-гамәлләргә рухландырачак. Өстәвенә әле бердәнберегез дә искитмәле уңышлары, күтәренке хезмәт хакы белән сөендерәчәк.   Кыз (24.08–22.09) Торакны тәртипкә салу – бу атнада иң төп бурычыгыз шул. Йортыгыз чиста, матур, уңайлы булсын өчен көчегезне кызганмагыз! Мөмкинлек барында ник тырышмаска – гөл иттереп ремонт ясап кую өчен, шөкер, акчасы да, башкасы да бар лабаса. Ә инде туганнарыгыз кунакка килеп, сезнең эшкә соклангач, нинди горурлык хисләре кичерәчәгегезне күз алдына да китермисез әле…   Үлчәү (23.09–23.10) Хезмәттәшләрегез эш бүлешә алмыйча ыгы-зыгы килер. Хәер, сезнең эшкә кагылырга җөрьәт итүче булмастыр. Тәгәрмәчегезгә таяк тыгуның үзләренә кыйммәткә төшәчәген аңлыйлар чөнки. Атна ахырында шактый ук күп акча керер. Бу өстегездә авыр йөк булып торган бурычларыгызны (шул исәптән салым бурычын) түләп, иркенләп сулап кую мөмкинлеге бирер.   Чаян (24.10–22.11) Якыннарыгыз арасыннан берсенең сәламәтлеге бераз сынатырга мөмкин. Узгынчы чирләргә борчыласы юк: озакламый барысы да артта калачак.  Сәламәтлегебез сагында торучылар әлегә зур-зур кибет юлларын бик таптарга киңәш итмәсәләр дә, берсенә барып кайтудан зыян юк: бик отышлы бәядән кышкы кием алачаксыз!   Укчы (23.11 – 21.12) Тыйнаксызлык чигендәге сабырсызлыкны ничек тә йөгәнлисе! Юкса җитәкчегез белән җитди сөйләшүнең ахыры хәерле булмаячак. Шулай ук югарырак инстанцияләргә мөрәҗәгать итү дә уңышлы барып чыкмаячак. Аның каравы, сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләргә җылылык өстәрдәй үтә дә матур хәлләр булып алачак. Бу хәтта дөньяга карашыгызны да берникадәр үзгәртүгә китерәчәк.    Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Чебеннән фил ясау гадәтеннән котыла алмыйсыз бугай? Аны бөтенләйгә оныттырырдай бер вакыйга көтегез. Бу исә тормышыгызны бермә-бер җиңеләйтеп, уңай якка борып җибәрер. Сезгә хәтта дөньялар яктырып киткәндәй тоелыр. Ул гына да түгел: атна ахырында дус-ишләрегездән муллыкка өметләндерердәй хәбәрләр дә килеп ирешер.   Сукояр (21.01–19.02) Көч-энергиягезнең ташып торуы эшләрегезнең бик уңышлы барып чыгуына ишарәләр. Өстәвенә әле сөйкемле, мөлаем гына түгел, акыллы булуыгызны да күреп алырлар. Болар барысы да алга таба карьера баскычыннан югарырак күтәрелү белән төгәлләнер.   Балык  (20.02–20.03) Ял итеп, көч җыеп, яңа үрләргә рухланып эшкә керештегезме? Бигайбә, тиздән искитмәле уңышларга күмеләчәксез! Бу, әлбәттә инде, матди хәлегездә дә уңай чагылыш табачак. Ә инде атна ахырында сөенечле хәбәр ишетәчәксез: үзегезне борчыган бер мәсьәлә буенча югарыгы инстанциядән уңай җавап алуга бәйле булыр кебек ул.
 

Чыганак:https://matbugat.ru/news/?id=31086

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев