Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кино төшерергә телефон да җитә!

Уфада телефонга фильм төшерәләр.

Ике уфалы криминаль тасма төшерергә булган.
Сюжет нигезендә бер мәктәп укучысы тасвирлана. Ул үзенең дуслары белән, имеш, бандитлардан бер кызны коткара. “Алиса номеры” дигән фильмны уфалылар ноябрьдә карый алачак.Көзен тасма иң зур мобиль кинофестивалендә Сан-Диего шәһәрендә катнашачак. Кино төшерүдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәреннән актерлар катнаша.
– Миңа егетләрнең эше ошады. Классик сериалларга караганда, мондый проектларда төшү күпкә кызыклырак. Актер үз фикерен, тәкъдимен дә кертә ала”, – ди актер Виталий Кривонос.

Телефонга төшерелгән кино киләчәктә көндәлек күренешкә әйләнә, ди экспертлар. Мәсәлән, “Одиннадцать друзей Оушена” фильмының режиссеры Стивен Содерберг IPhon телефонына төшерелгән тасма чыгарган. “Не в себе” дип аталган фильмны 7 көн эчендә төшергәннәр. Телефон – кинематография киләчәге, ди режиссер.

 

https://kiziltan.ru/kultura/13600-kino-tshererg-telefon-da-it.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев