Шəhри Чаллы

Кисәтү ясаган өчен гомерен өзгәннәр

Шушы көннәрдә булган фаҗига күпләрдә шау-шу тудырды.

32 нче бис­тә­дә яшүс­мер­ләр 49 яшь­лек ир-ат­ны кый­нап үтер­гән. Кич­ке 10 нар ти­рә­сен­дә ки­бет­кә чык­кан ир-ат, йорт ал­дын­да көн­ба­гыш ашап уты­ру­чы берн­чә егет­кә, өйал­дын чүп­лә­мә­гез дип ки­сә­тү ясый. Яшүс­мер­ләр­гә ир-ат­ның ки­сә­түе оша­мый бул­са ки­рәк, алар аңа ка­ра­та көч кул­ла­на баш­лый­лар. Ал­ган җә­рә­хәт­ләр­дән ир-ат урын­да ук җан би­рә. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, тиз ара­да яр­дәм­гә кил­гән күр­ше­лә­ре дә аның го­ме­рен сак­лап ка­ла ал­мый.

Алар­ның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, алар яр­дәм­гә кил­гән­дә кан эчен­дә ят­кан яшүс­мер­ләр кор­ба­ны ин­де тын ал­мый.
Со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә әле­ге фа­җи­га ва­кы­тын­да тө­ше­рел­гән ви­де­о­лар да пәй­да бул­ды. Яшүс­мер­ләр­нең бер­ни­чә­се ир-ат­ны кый­на­ган ва­кыт­та, кал­ган­на­ры те­ле­фон­на­ры­на тө­ше­реп тор­ган бу­лып чы­га. Өс­тә­ве­нә, егет­ләр үз­лә­рен га­еп­ли дип са­на­мый. “Ул үзе бе­рен­че баш­ла­ды” дип ак­ла­на­лар алар бер та­выш­тан.

Рос­си­я­нең тик­ше­рү ко­ми­те­ты рә­и­се Алек­сандр Бас­т­ры­кин бу хәл­не кат­гый кон­роль­дә то­тар­га ки­рәк дип ки­сәт­те. “Га­еп­ле­ләр­нең бер­се дә үз җә­за­сын ал­мый ка­лыр­га ти­еш тү­гел”, ди­де ул.
Яшүс­мер­ләр­нең 2 сен фа­җи­га бул­ган урын­да ук кул­га ал­ган­нар, алар­ның бер­се­нә ни­ба­ры 16, икен­че­се­нә 17 яшь.

 “Бу егет­ләр­нең тәр­тип­лә­ре ак­са­га­нын без бе­лә идек, лә­кин бу ка­дәр үк бу­лыр дип уй­ла­ма­дык. Әле­ге мәй­дан­чык янын­нан үтеп кит­кән­дә йө­рәк “жу” итә хә­зер”,ди якын-ти­рә йорт­та яшә­ү­че­ләр.

Йорт ал­дын­да бар да элек­ке­чә ке­бек, лә­кин ир-ат­ның ке­сә­сен­нән ко­е­лып кал­ган ти­мер ак­ча­лар мон­да бул­ган фа­җи­га­не ис­кәр­тә.

Мәр­хүм ту­рын­да күр­ше­лә­ре ба­ры тик ях­шы фи­кер­дә. “Мин аны ях­шы бе­лә идем. Без бер подъ­езд­да яшә­дек, һәр­ва­кыт исән­лә­шеп йөр­дек, бер ва­кыт­та да без­нең ара­да ни­заг ки­леп чык­ка­ны бул­ма­ды. Ул ми­нем өчен ты­ныч, акыл­лы ке­ше бу­лып хә­тер­дә кал­ган. Яшүс­мер­ләр­нең ике ба­ла­ны әти­сез кал­ды­ру­ла­рын бел­гәч, ышан­ма­дым. Мо­ны без­гә, фа­тир­лар­га ке­реп, ша­һит­лар­ны эз­ләп йө­рү­че по­ли­ция хез­мәт­кә­ре хә­бәр ит­те”, ди күр­ше ир.

Әле­ге фа­җи­га­нең ша­һи­ты бул­ган Ре­зе­дә ха­ным күр­ше йорт­та яши. “Кич­ке 8 ләр ту­лып кит­кән, мин этем­не урам­га алып чык­тым”, дип сү­зен баш­ла­ды ул. “Мә­хәл­лә ти­рә­сен урап йөр­гән­дә, без­нең йорт кар­шы­сын­да утыр­ган яшүс­мер­ләр кү­зе­мә таш­лан­ды. Алар 5 әү иде. Га­дәт­тә, егет­ләр му­зы­ка та­вы­шын ка­ты итеп ачып тың­лый­лар, яи­сә кыч­кы­рып сөй­лә­шә­ләр, без мо­ңа кү­нек­кән. Ә бо­лар­ның тып-ты­ныч уты­ру­ла­ры ми­ңа, ни өчен­дер, сә­ер то­ел­ды. Лә­кин, игъ­ти­бар­га ал­мас­ка ты­ры­шып, мин күр­ше йорт­та гы­на яшә­гән әти-әни­ләр­гә ке­реп кит­тем. Ки­ре чык­кан­да йорт ал­дын­нан ерак бул­ма­ган мәй­дан­да ке­ше җы­ел­ган иде. Бу ва­кыт­та нәр­сә бу­лыр икән ди­гән шик кер­де кү­ңе­ле­мә. Өс­тә­ве­нә, җә­я­ү­ле­ләр юлын­да ук ашы­гыч яр­дәм ма­ши­на­сы да то­ра иде. Якын­рак ки­леп ка­ра­гач, ма­ши­на эчен­дә та­биб­лар­ның бер ир-ат­ның яз­мы­шы өчен кө­рә­шү­лә­рен күр­дем, ул исђ ту­лы­сын­ча ди­яр­лек кан­га бат­кан иде. Күп­ме­дер ва­кыт­тан соң ашы­гыч яр­дәм ма­ши­на­сын­нан чык­кан та­биб “Пуль­сы юк» ди­де”,- дип сөй­лә­де Ре­зи­дә.

Фа­җи­гә урын­нан ки­теп өл­гер­мә­гән ике егет­кә шун­да ук кул­ла­ры­на бо­гау са­лып, по­ли­ция бү­ле­ге­нә алып ки­тђ­лђр. Со­ңын­нан тер­ри­то­ри­я­не ки­но­лог­лар бе­лән эз­лә­сә­ләр дә, кал­ган яшүс­мер­ләр­нең эз­лә­ре­нә тө­шә ал­мый­лар.

Шу­шы йорт­та яшә­ү­че­ләр­нең сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, 32/01 йор­ты янын­да әле­ге егет­ләр һәр көн ди­яр­лек җы­е­ла тор­ган бул­ган­нар. Ки­сә­тү­ләр­гә ко­лак та сал­мый тө­не буе “бәй­рәм” оеш­ты­рыр­га ярат­кан­нар. “Алар­дан соң чүп-чар, буш сы­ра ше­шә­лә­ре җы­еп бе­те­реп бул­мый. Ба­ры­сын да бе­лә­без, без­нең күз ал­дын­да үс­кән егет­ләр. Ара­ла­рын­да, 40ка җит­кән ир-ат­лар­ны да уз­ды­рып сы­ра эчә тор­ган 14-15 яшь­лек­лә­ре дә бар”, ди­ләр. Бу та­выш­ка тү­зә ал­мый­ча, күп тап­кыр­лар по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­рен дә ча­кырт­кан­нар алар, лә­кин нә­ти­җә­се ге­нә бул­ма­ган. Күр­ше­ләр үза­ра ки­ңәш­лә­шеп, хәт­тә, эс­кә­ми­я­ләр­не дә алып куй­ган­нар, лә­кин егет­ләр ап­ты­рап тор­ма­ган­нар, чә­чәк клум­ба­ла­ры­на уты­ра баш­ла­ган­нар.

Фа­җи­га бул­ган көн­не мәр­хүм ир-ат, тү­зем­ле­ге кал­ма­гач, баш­та алар­ны подъ­езд кар­шын­нан ку­ып җи­бә­рә. Яшүс­мер­ләр бер­ни­чә метр гы­на ерак­лык­та ур­наш­кан буш мәй­дан­чык­ка кү­чеп уты­ра­лар. Лә­кин мо­ның бе­лән ге­нә шау-шу тук­та­ма­гач, ир-ат та­гын бер кат алар яны­на ки­лә...

 Ша­һит­лар әй­тү­ен­чә, яшүс­мер­ләр­нең бер­се шун­да ук ки­сә­тү ясау­чы­га йод­ры­гы бе­лән ки­те­реп су­га, ир-ат җир­гә ава. Тә­рә­зә­дән күр­гән 26 яшь­лек улы әти­се­нә яр­дәм­гә йө­ге­реп чык­кан­да, бер­ни­чә “таш­җан­нар­ның” җы­е­лы­шып кый­нау­ла­рын кү­рә. Яшүс­мер­ләр, егет­не кү­рү­гә, то­рып йө­ге­рә­ләр.

Хә­зер­ге ва­кыт­та тик­ше­рү эш­лә­ре ба­ра.

Тәр­тип бо­зып, та­выш­ла­нып йө­рү­че яшь­ләр­нең адым са­ен оч­ра­га­нын шә­һәр хал­кы гы­на тү­гел, тәр­тип сак­лау ор­ган­на­ры да бе­лә, ә ме­нә алар бе­лән ни­чек кө­рә­шер­гә икә­нен ге­нә бер­кем дә бел­ми.

 

 

 


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: