Китап укыйбызмы?
Белмим, кемгә ничектер, миңа компьютер аша романнар уку ошамый, җәмәгать! Кулга китапны тотулары да рәхәт бит. "Уку кешене күзле итә", "Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс" кебек халык әйтемнәре дә күпне сөйли. Китап турында бик күп танылган шәхесләребез дә канатлы сүзләр, шигырьләр язып калдырганнар. Интернеттан укыйбыз без, китап алган юк, дигән...
Белмим, кемгә ничектер, миңа компьютер аша романнар уку ошамый, җәмәгать! Кулга китапны тотулары да рәхәт бит. "Уку кешене күзле итә", "Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс" кебек халык әйтемнәре дә күпне сөйли. Китап турында бик күп танылган шәхесләребез дә канатлы сүзләр, шигырьләр язып калдырганнар. Интернеттан укыйбыз без, китап алган юк, дигән кешеләр белән килешәсем килми. Шулар сүзенә ияреп интернеттан да укып карадым әсәрләрне. Һич кенә дә җаен да, кызыгын да тапмадым. Китапны үз кулыңа алып укуга бернәрсә дә җитми, дуслар!
"Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап - ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем", - дип яза китап турында язучы Ибраһим Гази. Килешми карагыз!
Китапка хөрмәтне исә әнием тәрбияләгәндер миндә. Безгә һәр кичтә күрше-күлән күпләп җыела иде. Хәтта идәндә дә урын калмый. Барысы да бик бирелеп әниемнең иске китаплардан укыган кыйссаларны тыңлый. Хәзрәте Гали, Сәетбаттал газый, Каһарман Катыйл, Йосыф кыйссаларын, Хөсрәү вә Ширин турында, пәйгамбәрләр тормышы хакында лампаның керосины беткәнче укый иде әнием. Җитмәсә, үзе йон җегерли яки оекбаш бәйли иде. Икенче көнне шул ук кешеләр хикәятнең калган өлешен тыңларга кереп җитәләр... Димәк, кычкырып китап уку да китапка мәхәббәт тәрбияли.
26 мартта Үзәк китапханәдә китап укучылар белән очрашу булды. Анда китапханәче Исламия Динмөхәммәтова үзенең хезмәттәшләрен, педагогика көллияте укучыларын, 90 елларда милли хәрәкәттә актив катнашкан кешеләрне, укытучыларны, язучыларны чакырган иде. Максат - балаларны ничек китап укуга тартырга! Танылган балалар язучысы Рәшит абый Бәшәр үзенең оныкларын китап укуга өйрәтүе хакында сөйләде. Әдәбият белгече, галимә З.М.Сафина бүгенге көндә балаларны китап белән яңа төр кызыксындыру чараларына тукталды. Башка илләрдә, башка халыкларда инде уйлап табылган технологияләрне куллану кирәклегенә басым ясады. Үзенең тынгысызлыгы, эзләнүчәнлеге, туры сүзлелеге белән танылган ветеран укытучы Фәния Фазлыева китаплар тарихыннан, эш тәҗрибәсеннән кызыклы мисаллар китерде. Әдәби әсәрләрне аңлап уку мәсьәләсен ассызыклады. Милли хәрәкәт активистлары Ленин бабайның "Укырга, укырга һәм укырга!" дигән шигарен искә төшерделәр. Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәбирә Гыйматдинова, Гөлсинә Галимуллина кебек язучыларның әсәрләренә халыкның тартылуын әйттеләр. Бу очрашуның файдалы булуына шигем калмады...
З.Хәлимов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев