Яңалыклар тасмасы

“Китап укыйк” бәйгесенең 2нче катнашучысы бар

Раушания Шәрифҗанова безгә үзе язган шигырьләрен җибәрде.

Китапларны күп укыдым, 
Белемем артсын өчен!
Хәзер дә файдасын күрәм, 
Китапның һәр көн көчен!

Яратам китап укырга! 
Яратам шигырьләрне! 
Иҗади уңышлар телим,
Хөрмәтлим шагыйрьләрне.

Китапны кулыма алам, 
Ул бит минем киңәшчем! 
Кәефләремне күтәрә,
Дустым минем, ярдәмчем!

 

Конкурста сез дә катнашырга ашыгыгыз! Тулырак монда. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


конкурс

Нет комментариев