Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кияү белән кәләш - ике туган абый һәм сеңел

Әлегә принцесса Хайяга бәйле хәлләр тынып торса да, гомумән Дубайда тормыш бер урында тормый.

Әлегә принцесса Хайяга бәйле хәлләр тынып торса да, гомумән Дубайда тормыш бер урында тормый. Шәех Мөхәммәт олы хатыныннан туган кызын шәеха Мәрьям II кияүгә биргән. Икенче кушымтасы аңа гаиләдә Мәрьям исемле тагын бер кыз булганга тагылган. Принцессага 28 яшь һәм бу - аның беренче никахы. Рәсми мәгълүматларга караганда, Шәехнең 14 кызы бар.
Ул атта йөрү белән мавыга, актив тормыш алып бара. Аның фотосурәтләре күп, социаль челтәрләрдә еш күренә. Гомумән, кызның тере һәм җитез булуы мәгълүм. Бер-ике ел элек Мәрьям Катарның хакимлек итүче Шәехының улы Мөхәммәт белән очраша, дигән имеш-мимешләр йөри иде.
Тик эш барып чыкмаган, күрәсең, узган елның августында Мәрьямнең Әбу-Дабиның идарә итүче гаиләсе әгъзасы булган Шәех Халид бән Мөхәммәд бән Хәмдән әл Нахайян белән ярәшүе игълан ителде. Сүз уңаеннан, кияү белән кәләш икетуган абый һәм сеңел. Кияү Англиядә Сандхерст академиясендә укыган, хәтта уку курсы вакытында инновацияләр тәкъдим иткән өчен премия белән бүләкләнгән. Башкача аның турында мәгълүмат юк.
Туй, төгәлрәге, ир-атларны кабул итү ял көннәрендә Дубай халыкара сәүдә үзәгендә узган. Ул югары дәрәҗәдә үткән. Хатын-кызлар көне кайчан оештырылыр яисә үткәнме ул, әлегә билгесез. Туй турында иң беренче булып котлауларда Мәрьямнең апасы шәеха Латыйфа язган. Ничек кенә булмасын, яшьләргә бәхетле озын гомер телик.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/kiya-bel-n-k-l-sh-ike-tugan-abyy-m-se-el/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев