Шəhри Чаллы

Кияүләрнең паспорты артырмы?

Без­нең як­лар­да "Өй­лә­нү сөй­лә­нү тү­гел" ул ди­яр­гә яра­та иде­ләр. Чын­нан да, җит­ди ка­ра­саң өй­лә­нү, га­и­лә ко­ру җи­ңел тү­гел. Ул мат­ди як­тан тә­э­мин ите­ле­ше­нә дә, зур җа­вап­лы­лык та та­ләп итә. Ки­лә­чәк­тә өй­лә­нү ир-егет­ләр өчен та­гын да кат­лау­ла­ныр ке­бек. Рос­сия Дә­ү­ләт Ду­ма­сы де­пу­тат­ла­ры кә­ләш бе­лән ки­я­ү­не га­и­лә ко­рыр ал­дын­нан, ме­ди­ци­на тик­ше­рүе узар­га...

Ир-ат­лар­га, мә­сә­лән, нә­сел кал­ды­ру сә­лә­те ту­рын­да пас­порт би­рә баш­ла­мак­чы­лар. Эш шун­да - тү­рә­ләр­не яшь га­и­лә­ләр ара­сын­да ба­ла алып кай­та ал­мау­чы­лар­ның күп бу­луы бор­чый.

Сә­ла­мәт­лек сак­лау ко­ми­те­ты вә­кил­лә­ре "Яшь пар­лар сер­ти­фи­ка­ты"н га­мәл­гә кер­тер­гә тәкъ­дим ит­кән. Ха­лык вә­кил­лә­ре ае­ру­ча ир-ат­лар­ның нә­сел дә­вам итә алу сә­лә­тен тик­ше­рер­гә ки­рәк дип са­ный, шун­лык­тан Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы­на "Рос­си­я­дә яшә­ү­че­ләр­нең реп­ро­дук­тив сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау кон­цеп­ци­я­се" про­ек­тын ка­мил­ләш­те­рер­гә тәкъ­дим ит­кән­нәр. До­ку­мент­та ЗАГС­ка язы­лы­шу ту­рын­да га­ри­за тап­шы­ру­чы­лар­га игъ­ти­бар зур бу­ла­чак, дип фа­раз­ла­на. Яшь­ләр­нең нә­сел кал­ды­ру сә­лә­тен туй­га ка­дәр үк тик­ше­рә баш­ла­мак­чы­лар. Бу яңа­лык бе­рен­че чи­рат­та ир-ат­лар­га ка­гы­ла.

Ста­тис­ти­ка мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, бы­ел­ның дүрт аен­да Та­тар­стан­да 5865 га­и­лә тер­кәл­гән, 4 542 пар тар­кал­ган. Уз­ган ел­ның шу­шы чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, Ка­зан­да язы­лы­шу­чы­лар са­ны - 12, Чал­лы­да - 18, ә рес­пуб­ли­ка ра­йон­на­рын­да 18 про­цент­ка ки­ме­гән. Та­тар­стан­да һәр би­шен­че га­и­лә төр­ле мил­ләт вә­кил­лә­ре ара­сын­да тер­кәл­гән. 40 ки­яү һәм кә­ләш­кә 18 яшь тә тул­ма­ган. Шу­ны­сы кыз­га­ныч, туй­лар са­ны ки­ми, ае­ры­лы­шу­чы­лар ки­ре­сен­чә ар­та ба­ра. Уз­ган ел­ның шу­шы ук чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, Ка­зан­да ае­ры­лы­шу­чы­лар са­ны - 5, Чал­лы­да - 10 про­цент­ка күб­рәк тер­кәл­гән.

Ки­яү­ләр­гә пас­порт би­рү­гә ка­рат шә­һәр­дәш­лә­ре­без нин­ди фи­кер­дә соң?

Рәм­зия ЯРУЛ­ЛИ­НА, шәф­кать ту­та­шы:

- Сүз дә юк, яшь­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә игъ­ти­бар­ны арт­ты­рыр­га ки­рәк. Тик мо­ны мәҗ­бү­ри итәр­гә яра­мый­дыр. Яшь­ләр өй­рәт­кән­не, куш­кан­ны эш­ләр­гә ярат­мый бит. Хә­зер бо­лай да ки­яү һәм кә­ләш­ләр ара­сын­да ме­ди­ци­на тик­ше­рүе узу­чы­лар са­ны ар­та. Яшь­ләр үз­лә­ре дә сә­ла­мәт­лек­лә­ре­нә би­та­раф тү­гел. Әти- әни бу­лыр­га да ал­дан ук әзер­лә­нә­ләр. Җи­тәк­че­ләр һәм де­пу­тат­лар буш­лай ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үтү­не тә­э­мин ит­сә­ләр, ях­шы­рак бу­лыр иде.

Гөл­сә­рия ХУ­ҖИ­НА, укы­ту­чы:

- Бу яңа­лык­ның фай­да­сы­на ка­ра­ган­да зы­я­ны күб­рәк бу­лыр­га мөм­кин бит. Ир-ат­лар бо­лай да хас­та­ха­нә юлын­да йө­рер­гә ярат­мый, ә де­пу­тат­лар алар­га мәҗ­бү­ри рә­веш­тә та­гын пас­порт би­рер­гә җы­е­на­лар. Көч­ле зат­лар мо­ны хур­лык дип ка­бул ит­мәс­ме?

Ар­тур КӘ­РИ­МОВ, сту­дент:

- "Сә­ла­мәт" яки "авы­ру" ди­гән мө­һер су­гу ке­ше­не ким­се­тү бит ул. Мо­ның ни­гә ки­рә­ге бар? Де­пу­тат­лар ха­лык­ның тор­мы­шын ях­шыр­ту бу­ен­ча ка­нун­нар ка­бул ит­сә­ләр, ях­шы­рак бу­лыр иде. Ме­ди­ци­на тик­ше­рүе ир-ат­ның чир­ле икә­нен ачык­ла­ган­нан соң ниш­ләр­гә? Сөй­гән яр­лар­га туй үт­кә­рер­гә бер­нәр­сә дә кир­тә бу­ла ал­мый. За­ман­ча ме­ди­ци­на ба­ла алып кай­та ал­ма­ган га­и­лә­ләр­гә дә бу­лы­ша, ак­чаң гы­на бул­сын! Нин­ди ге­нә ка­нун­нар ка­бул ит­сә­ләр дә, мин сөй­гә­нем бе­лән бер­гә бу­ла­чак­мын. Дәү­ләт им­ти­хан­на­рын тап­шыр­гач, ал­ла бо­ер­са, кә­лә­шем Ре­ги­на бе­лән туй уз­ды­ра­быз. Мә­хәб­бә­те көч­ле, ка­ра­ры нык бул­ган ке­ше­ләр­не га­и­лә ко­ру­дан бер­кем дә тук­та­та ал­мый.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: