Ике елдан соң Бенисиу белән аерылышып, Джованна эшмәкәр Роберто Локасциога кияүгә чыккан.Ә дүрт айдан соң янә, шул ук Мурилу Бенисиу аркасында, ире белән аерылышкан, дип яза Челнинские Известия.
Бүгенге көндә Жади режиссер Леонардо Ногейро белән яши. Алар 2009 елда танышкан, 2010-да Джованна Антония һәм София исемле игезәк кызлар алып кайта. Ул бүген дә популярлыгын югалтмаган: киноларда уйный. Инстаграмында гына да 5 миллион кеше теркәлгән.