Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ключ” театрына бина тәкъдим иткәннәр

Шәһәребезнең "Ключ" яшьләр театры коллективы хакимгә бина сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шушы көннәрдә театрның режиссеры Софья Федекина мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова һәм мәгариф, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов белән очрашты.

"Иң мөһиме безгә ярдәм итәргә телиләр. Хәзер без документ җыябыз һәм бинаның хуҗасы белән элемтәгә керәбез. Объект Россия Федерациясе карамагында. Шәһәрдә башка бина да, яңасын төзергә акча да юк. Ә ГЭС бистәсенең Үзәк урамындагы бина 4 ел инде тик тора. Хәзер барысы да милек хуҗасына бәйле. Әлегә без аның нинди планнар белән яшәгәнен белмибез", - ди Софья Федекина.

Сүз Түбән Новгород дәүләт лингвистика унивесититеы филиалы бинасы турында бара.

Моннан тыш, "Ключ" театры статусын үзгәртеп, шәхси театр булырга омтыла.

- Бүгенге көндә без мәгариф идарәсе карамагында, шуңа күрә мәдәният буенча бер грант та ота, беркая да бара да алмыйбыз. Ә үз "казаныңда кайнап", фестиваль- бәйгеләрдә катнашмасаң, үсешкә ирешеп булмый, түгәрәк булып кына каласың. Шәхси театр булу - үсеш, катлаулы, ләкин мөстәкыйль йөзү ул. Педагогогия университеты җилкәсендә гомер буе яшәргә була, әмма безнең үсәсебез килә", - ди театр режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев