Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Көнбагыш аппендицит китереп чыгарамы?

    Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартлый икән дип ишеткәнем бар, бу чынлап та шулаймы?

    Медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Кригер, сукыр эчәк шешүенә китереп чыгара торган сәбәп­ләр төгәл генә билгеләнмәгән, әмма көнбагыш ашау моңа тәэсир итми, дип саный. «РИА Новости»га биргән әңгәмәсендә Кригер, күзәтүләр күрсәткәнчә, авыру гадәттә эшкә сәләтле кешеләрдә ачыклана, еш кына хатын-кызларда гинекология авыруларын аппендицит белән бутыйлар, дип белдергән.

    Бу авыруны антибиотиклар белән генә дәвалап булмый, операция кирәк. Аппендицитның билгеләре – эч авырту, косасы килү, соңрак авырту эчнең уң як аскы өлешенә күчәргә мөмкин. Бу вакытта үз белдеклегең белән дәваланырга һич кенә дә ярамый, табибка күренергә кирәк, дип киңәш итә профессор.

     

    http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/knbagysh-appenditsit-kiterep-chygaramy

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: