Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көнләшүдән хатынын балалар бакчасына барып үтерә (18+)

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара

Башкортстан буенча РФ Тикшерү комитеты Уфа районында яшәүче 49 яшьлек кешегә карата РФ Үтерү  105 статьясы 1 часте җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, кичә көндез исерек ир Иске Кишет авылында яшәүче 47 яшьлек хатыны тәрбияче булып эшләгән балалар бакчасына килә. Көнчелектән ул хаиынына өч тапкырдан да ким булмаган пычак белән кадый, шуннан соң вакыйга урыныннан качарга омтыла. Аны балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан җирле мәктәпнең физкультура укытучысы тоткарлаган. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җинаять кылган вакытта  башка бүлмәләрендә булганнар. Хатын-кыз алган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. 

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. 

Чыганак: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев