Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көннәр салкын торса да, өйләргә кабат җылы биреп булмый

2021-2022 еллардагы җылылык сезоны төгәлләнгәннән соң, май аенда, Татарстанга янә салкыннар әйләнеп кайтты. Беогечләр ни өчен хәзер йортларга җылы биреп булмавын аңлатты.

«Техник яктан өйләргә яңадан җылы бирә башлау бик кыен, чөнки күпчелек йортларда җылылык сезонына, шул исәптән опрессовка ясарга әзерләнә башладылар инде. Җылы бирүне туктату өчен биш көн дәвамында уртача температура 8 градустан да түбән төшмәскә тиеш. Әгәр шундый температура сакланса, җылы бирү туктатыла», - дип искәртте белгеч.

«Әгәр зур шәһәр хакында сүз бара икән, өйләргә яңадан җылы бирә башлау бик авыр. Муниципалитетларда моны эшләве җиңелрәктер бәлки, чөнки берничә хезмәт күрсәтүче бар. Казанда исә нибары ике хезмәт күрсәтүче, челтәрләрне яңарту һәм ремонт эшләре башланды инде», - дип ачыклык кертте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев