Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Когогин вакцина сораган

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка автогигант хезмәткәрләре өчен корнавируска каршы вакцинаның өстәмә дозасын сорап мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә автогигантта медицина пунктларын модернизациялиләр. Препарат кайту белән республика җитәкчесе нигезендә вакцина ясата башларга җыеналар.

- Бүгенге көндә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә вакцина юк. Сергей Анатольевич Президенттан безгә кирәкле күләмдә препарат бирүен сорады. Вакцина кайткач без прививка ясату эшен оештырырга җыенабыз. Хәзерге вакытта сертификат алу өчен, медицина пунктлары модернизацияләнә. Вакцина алу өчен кирәкле җиһазлар кайтарыла. Чөнки привика ясатканда таләпләр сакланырга тиеш.  Әйтик, суыткычлар. Без аны Татарстан предприятиесеннән кайтарабыз. Вакцина кайту белән хезмәткәрләргә прививка ясата башлыйбыз, - ди автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев. Аның әйтүенчә, вакцина ясату ирекле рәвештә алып барыла, әмма предприятиедә прививка ясатуның кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылачак.  Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы мәгълуматлары буенча, Чаллыга 400 доза препарат кайтарылган инде. Ул

6,7нче поликлиникалар арасында бүленгән. Киләсе партияне 3-4нче һәм калган поликлиникаларга бирәчәкләр. Якын арада поликлиникаларга привика җитәрлек күләмдә кайтарылачак һәм привикага язылган кешеләрне поликлиникага чакырачаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев