Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Колизей” янындагы парк нинди булыр?

ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасы бу атнада шәһәребездә шул темага җәмәгать тыңлаулары үткәрә. Биредә элеккеге "Колизей" күңел ачу үзәге янындагы биләмәләрне төзекләндерү турында фикер алышачаклар. Мәгълүм булганча, бу бинага Чаллы татар дәүләт драма театрын күчерергә планлаштыралар. Парктагы төзелеш эшләре "Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы кысаларында алып барылачак. Фикер алышу...

ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасы бу атнада шәһәребездә шул темага җәмәгать тыңлаулары үткәрә. Биредә элеккеге "Колизей" күңел ачу үзәге янындагы биләмәләрне төзекләндерү турында фикер алышачаклар. Мәгълүм булганча, бу бинага Чаллы татар дәүләт драма театрын күчерергә планлаштыралар.

Парктагы төзелеш эшләре "Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы кысаларында алып барылачак. Фикер алышу 16 мартта 4нче мәктәпнең актлар залында булачак. Анда шәһәрдәшләрне чакыралар. Фикер алышулардан соң архитекторлар проект әзерләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев