Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комбинатка – япон линиясе

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында “EVOL 100” япон линиясен файдалануга тапшырырга җыеналар.

Ул дүрт клапанлы гофр тартмалар ясауны камилләштерәчәк. Бу хакта комбинат җитәкчелеге һәм Mitsubishi Heavy Industries компаниясе топ-менеджерлары очрашуында хәбәр ителде. Япон компаниясе делегациясен вице-президент, Mitsubishi Heavy Industriesның печать һәм упаковкалау җиһазлары бүлеге җитәкчесе Юкикадзу Седзи җитәкли.
“EVOL 100” нең беренче линиясе гофр тартма җитештерү заводында бер елдан артык эшли инде. Белгечләр әйтүенчә, япон линиясе инновацион яктан уникаль. Беренчедән, бу югары җитештерүчәнлек, әлеге линиядә минутына 350 тартма эшләнә. Икенчедән, гофр тартмалар төрле үлчәмдә һәм аларның сыйфаты да яхшы. Тагын бер үзенчәлек – сыйфат контроле системасының төгәл булуы.
“EVOL 100” линиясе ике иске инлайнны нәтиҗәле итеп алыштырды, - ди комбинатның генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев. – Нәтиҗәсе безнең барлык өметләрне акларлык булды.
- Без Чаллының Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты белән хезмәттәшлекне ныгытуыбызга шатбыз. “EVOL 100”нең икенче линиясен предприятиегә кую турында контракта кул куелды, - ди Mitsubishi Heavy Industries компаниясенең Европада сату буенча директоры Джованни Беттини. – Россия базары тизлек, төгәллек һәм җитештерүчәнлек буенча безнең машиналарның мөмкинлекләрен бәяләде. Бу Россиягә сатылган бишенче линия, без якын киләчәктә яңа заказларга өметләнәбез.
“EVOL 100”нең икенче линиясен катыргы-кәгазь комбинатында 2020 елның ахырында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ул Mitsubishi ның MPF-V яңа моделе белән җиһазлана.
Япон линиясе болай да уңышлы эшли торган комбинат эшчәнлеген тагын да яхшыртыр дип өметләнбез. Чөнки бу илгә технология һәм җиһазларның югары җитештерүчәнлеге һәм сыйфаты ягыннан тиңнәр юк.
Бу яңалыкны катыргы-кәгазь комбинатында эшләүчеләр дә, шәһәрдәшләребез дә хуплый. Аларның фикерләре шул хакта сөйли.

Айгөл ГАТАУЛЛИНА, студент:
- Катыргы-кәгазь комбинаты - шәһәрнең бюджет формалаштыручы предприятиеләренең берсе. Монда һәркем эшкә урнашырга хыяллана, чөнки биредә хезмәт хакы яхшы, эшчеләр социаль яктан якланган. Болар өстенә комбинат шәһәр тормышында да актив катнаша, өлкәннәр, пенсионерлар өчен төрле чаралар үткәрә. Комбинатта һәрвакыт яңалыкка омтылалар. Япония компаниясе белән эшләүләре дә ихтирамга лаек. Бу биредә җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттырыр дип уйлыйм.

Таһир Максутов, комбинат хезмәткәре:
- Яңалыкка, җитештерүдә заманча технологияләр куллануга омтылу – һәр тармакта ихтирамга лаеклы гамәл. Бу бит безнең эшне камилләштерү, җитештерүнең күләмен һәм сыйфатын арттыру өчен эшләнә. Шуңа күрә без җитәкчеләребезнең комбинат эшен тагын да яхшырту буенча алып барган эшчәнлекләрен хуплыйбыз. Аларны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Комбинатыбызда җитештерү күләме артса, без дә, шәһәр халкы да ота гына бит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев