Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комбинатта модернизация эшләре дәвам итә

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берсе булып кала бирә. Биредә ел саен җитештерүне модернизациялиләр. Комбинатның генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, 2017 елда модренизацияләүгә бер миллиард сумнан артык акча тотылган, быел исә 1,5 миллиарда сумлык модернизация эшләре алып барылырга тиеш. "Быел картон фабрикасын киң масштаблы...

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берсе булып кала бирә. Биредә ел саен җитештерүне модернизациялиләр.

Комбинатның генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, 2017 елда модренизацияләүгә бер миллиард сумнан артык акча тотылган, быел исә 1,5 миллиарда сумлык модернизация эшләре алып барылырга тиеш. "Быел картон фабрикасын киң масштаблы үзгәрешләр көтә. Картон деталь машинасының тизлеген минутына 600дан 700 метрга җиткерергә планлаштырабыз. Шулай ук горизонталь барабан гидроболгаткычта кәгазьне туздыру технологиясен кертергә җыенабыз. Безнең продукциянең үз кыйммәтенең 50%ын макулатура тәшкил итә. Барабанлы гидроболгаткыч кую продукциянең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирү. Кызганычка каршы без әлегә узган гасырның 80неч елларындагы технологияне куланнабыз һәм нәтиҗәдә 6-6,5 % волокнаны югалтабыз. Австрия технологиясе нәтиҗәсендә бу сан 0,5%ка кимергә тиеш", - ди Андрей Фомичев.

Яңа җайланманың күләме дә зур. Аның озынлыгы 40 метр, авырлыгы 200 тоннага кадәр. Җайланманы Чаллыга өлешләп кайтаралар. Бер өлеше диңгез юлы аша Санкт-петербурга кадәр, аннары Түбән Камага кайтарыла. Аннары махсус маршрут буенча комбинатка китерәчәкләр.

Моннан тыш, 2018 елның беренче яртысында Мәскәү янынадгы Клин шәһәрендә "Челны Упак" предприятиесе эшли башларга тиеш. Аның оештыручысы катыргы-кәгазь комбинаты.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев