Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комиссия эшли

Шәһәрдә ОДН өчен түләүләр югары булган йортларны тикшерү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлылар белән эшләү буенча айлык бара. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова сүзләренә караганда, район, идарә итү компанияләре, федераль хезмәтләр, ресурслар белән тәэмин итү һәм башка оешма вәкилләре составындагы комиссия шәһәрнең 200 йортын...

Шәһәрдә ОДН өчен түләүләр югары булган йортларны тикшерү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлылар белән эшләү буенча айлык бара.

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова сүзләренә караганда, район, идарә итү компанияләре, федераль хезмәтләр, ресурслар белән тәэмин итү һәм башка оешма вәкилләре составындагы комиссия шәһәрнең 200 йортын тикшергән. Нәтиҗәдә, ОДН өчен түләүләрнең югары булуын ачыклаган. Төгәлрәк әйткәндә, фатирларда һәм гомуми йорт куллануында исәпләнгән ресурслар арасында аерма зур. Комиссия шуның сәбәпләрен ачыклаячак.

Әлфия Романова октябрь аенда көннең якты өлеше кимүгә бәйле рәвештә, бөтен шәһәр буенча электр энергиясе куллану артуын, шуңа пропорциональ рәвештә гомуми куллану урыннарын яктырту һәм җылытуга чыгымнарның күбрәк тотылуын искәртте.

Октябрь ае өчен коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләрендә исәпләүләрнең дөреслегенә шикләнгән кешеләр идарә итү компанияләренә, шәһәр исәпләү үзәгенә, торак инспекциясенә, шәһәр башкарма комитетына һәм башка җаваплы инстанцияләргә мөрәҗәгать итә ала.

Бүгенге көндә чаллылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 550 млн сум тәшкил итә. Әлеге бурычның кимүе күзәтелүен дә әйтергә кирәк. Аның суммасы август аенда 600 млн сумнан артыграк булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X